Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сабан туе бәйрәме нәрсәдән башлана? Әлбәттә, бүләк җыюдан!

Бу атнада һәр авылда диярлек гармун моңы яңгырады

Сабан туе бәйрәме нәрсәдән башлана дисезме? Әлбәттә, бүләк җыюдан!

Бу атнада һәр авылда диярлек гармун моңы яңгырады. Милли киемнәр кигән мәдәният хезмәткәрләре, авылның актив олысы-кечесе урамнарны җыр-моңга күмделәр. Гармун, җыр тавышын ишетеп бүләк тотып чыккан агай-апалар аларга кушылып җилкенеп биеп алдылар, борынгы җырларны яңарттылар.

Тәбәрле авылында хәзер сөлге-кулъяулыклар чикмәсәләр дә, авыл халкы милли бәйрәмебезгә бүләкне мулдан әзерли икән.

–    Урын-җир әйберләре дә, сөлгеләр, савыт-саба җыелмалары бирүчеләр дә күп, – ди Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Финисә Шәһәбиева.

Быел алар бүләкне узган ел бәйрәмнәргә дип махсус сатып алган милли сәхнә костюмнары киеп җыйганнар. Мәдәният йорты мөдире Фәнис Шәһәбиев гармун телләрен тарткан, колгага сөлге-яулыкларны Мөнәвир Хаҗиев бәйләгән. “Ул да – бик оста гармунчы”, диделәр авыл агаен мактап. Финисә ханым социаль челтәрдәге “Тәбәрле хәбәрләре” төркеменә бүләк җыю турында игълан урнаштыруга, сәхнә осталары, актив ханымнар Гөлнара Сибгатова, Сиринә Хәсәнова,

Вәзирә Вәлиева, Розалия Моратова борынгыдан килүче әлеге матур чарага кушылырга теләк белдергәннәр.  

–    Кечкенә чакта ук апаларга ияреп бүләк җыя идек бит. Ул чагында урам тулы бала-чага була иде. Хәзер балалар юк... Шунысы гына бик кызганыч, – диделәр алар.

Шулай да алар үзләре белән бүләк җыйган яшүсмер Раяз Мәрдановка бик рәхмәтле. Раязга да әлеге йола бик ошаган. Авылның иң өлкән кешеләренең берсе Флүрә апа Бәшәрова бәйрәм бүләге итеп башына түбәтәй дә кидергәч, Раязның сөенечтән йөзе кояштай балкыды, диделәр. 

Тәбәрленең иң өлкән кешесе – 86 яшьлек Флүрә апа Якупова да Сабан туена бүләк тапшырудан читтә калмаган. Күп еллар амбар мөдире булып эшләгән Әлфия Гатауллина исә шигырь сөйләгән, җырлаган, биегән дә. Гомере буе сәхнәдә чыгыш ясаган осталарын да уздырган ул! Әнсәрия Харасова, Гөлсия Шәрәфиева да күбәләктәй җилкенгәннәр. Бүләк җыючылар үзләре дә туган як, Сабан туе турындагы җырларны яңгыратканнар, күмәк биюләргә кушылганнар.  

–    Авылдашлар биргән бүләкләр Сабан туендагы уеннарда иң өлгерләргә, сәхнә осталыкларын күрсәтүчеләргә тапшырылачак, – диделәр мәдәният хезмәткәрләре. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев