Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Сабан туе җиңүчеләре бәйрәм турында ни уйлый

Ринас КӘЛИМУЛЛИН - абсолют батыр: - Әгерҗе Сабан туенда тәүге тапкыр катнаштым. Бәйрәм бик матур оештырылган булуы белән сокландырды. Келәмгә чыгырга атлыгып торучы крәшчеләрнең күп һәм аларның көчле булулары ошады. Мин ун яшьләр тирәсендә көрәш белән мавыга башладым. Заманында мәйдан тоткан бабам Мөхәммәтнур мине дә, энемне дә көрәш серләренә өйрәтте....

Ринас КӘЛИМУЛЛИН - абсолют батыр:

- Әгерҗе Сабан туенда тәүге тапкыр катнаштым. Бәйрәм бик матур оештырылган булуы белән сокландырды. Келәмгә чыгырга атлыгып торучы крәшчеләрнең күп һәм аларның көчле булулары ошады. Мин ун яшьләр тирәсендә көрәш белән мавыга башладым. Заманында мәйдан тоткан бабам Мөхәммәтнур мине дә, энемне дә көрәш серләренә өйрәтте. Шуннан бирле келәмнән аерылганым юк. Сезнең якларда киләсе елларга да очрашырга язсын.

Камил ШАКИРОВ - гер күтәреп йөрү буенча җиңүче:

- 32 килолы герне күтәреп 40 метрлы әйләнәне җиде тапкыр узуны батырлыкка тиң дияр идем. Сабантуйның шушы ярышын көтеп алам һәм рәхәтләнеп катнашам. Район Сабан туена кадәр Девәтернә, Исәнбайда узган бәйрәмнәрдә репетиция ясыйм. Аннан Әгерҗедәге бәйрәмгә киләм. Быел район Сабан туенда шушы спорт төрендә алтынчы тапкыр җиңүче булдым.

Гүзәл ХУҖАХМӘТОВА - йөгерү буенча беренче урында:

- Сабан туен бик яратам һәм сагынып көтеп алам. Бер генә елны да йөгерү ярышына чыкмый калганым юк. Быел өч әйләнеш ясадык, бу - бер километрдан артыграк дигән сүз. Җиңел атлетика белән һәрдаим шөгыльләнгәч озын ара узуның бер авырлыгы да юк. Әгерҗелеләрнең ярышларда актив булуына бик сөендем. Артистларның чыгышларын карап хозурландым. Бәйрәм бик матур булды, оештыручыларга рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев