Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Сабан туенда Тәбәрледә механизатор булып эшләүче Фәрит Шәһәбиев хөрмәтләнәчәк

Ул 43 еллык хезмәт стажына ия

Әгерҗедә узачак район Сабан туенда Тәбәрледә Фәнис Хаҗиев фермерлык хуҗалыгында механизатор булып эшләүче Фәрит ШӘҺӘБИЕВка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Рәхмәте тапшырыла. 43 еллык хезмәт стажына ия җир улы әлеге хөрмәтләүгә бик тә лаек. 

Тәбәрледә туып-үскән Фәритне шәһәр дә, уку йортлары да кызыктырмый. Кечкенәдән техникага тартылып үскән егет Иж-Бубый мәктәбендә укыганда тракторчы правасы ала һәм узган гасырның 80нче елларыннан башлап армиягә киткәнче үк туган “Коммунизмга” колхозында ДТ-75 тракторында эшли башлый.  

 

“Хәрби бурычны үтәп кайтуга янә колхозга эшкә керергә теләк белдердем. Ул вакытта рәис Хатиф Закиров яшьләрне эшләтә дә, үсендерә дә белде”, – ди Фәрит абый. 


1982 елдан бирле җирдән дә, тимер атыннан да аерылганы юк аның.  
Соңгы елларда Фәрит абый, Фәнис Хаҗиев фермерлык хуҗалыгы механизаторы буларак, туган як кырларын иңли. Быел да иртә яздан көзен сөрелгән мәйданнарны тырмалый башлаган. Әле узган атнада гына яңа дисклы тырма агрегаты сатып алганнар. 11 метрлы әлеге агрегатны К-744 тракторына такканнар. 

 

“Көн саен 60 гектардан артык җир эшкәртәм, – ди механизатор.

 

500әр гектар арпа һәм җитен, 600 гектар рапс, 200 гектар көнбагыш культуралары өчен туфракны хезмәттәше Рәүфәт Сибгатов белән бергәләп эшкәрткәннәр.  

 

“Егетләр ел әйләнәсе тырышып эшләделәр. Ремонт вакытында техниканы да, агрегатларны да сәгать кебек эшләрлек итеп көйләделәр. Нәтиҗәсе дә сөендерде, ватылулар булмады”, – ди хуҗалык җитәкчесе Фәнис Хаҗиев. 

 

Ә чәчү чорында эш көне тагын да озаккарак сузылган. Иртәнге биштән кичке тугызга кадәр кырдан кайтмаганнар.  

Көзен рапс чәчәргә дә планлаштыралар. Аңа кадәр 500 гектар җирне эшкәртәсе бар. Бу эш тә иң тәҗрибәле механизатор Фәрит Шәһәбиевка йөкләнә. 

 

“Элекке белән бүгенгене чагыштырып булмый инде. Хәзер техника да, агрегатлар да куәтлерәк. Шуңа эшләве ялыктыра димәс идем”, – ди Фәрит абый.  

 


Тырыш, тәвәккәл, үз эшенең остасы булган җир улы шушы көннәрдә 60 яшен тутырса да, әле сәламәтлек һәм көч барында җирдән аерылырга уйламыйм ди бит, әнә! 

 

“Мин үземне техникадан башка күз алдына да китермим. Хезмәтемне хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт!” – ди ул, елмаеп.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев