Сабантуйда кызыклы мизгелләрне фотога төшер һәм редакциягә юлла
Без аларны «Әгерҗе хәбәрләре» газетасына һәм сайтка урнаштырабыз
Туган якка яратып көтеп алган милли бәйрәмебез Сабан туе килде. Бу ялларда барыбыз да туган авылларыбызда, яраткан Әгерҗебеждә узачак бәйрәмдә катнашып, уеннарда сыналабыз, җырлап-биеп күңел ачабыз.
Ә без сездән Сабан туендагы иң кызыклы мизгелләрне чагылдырган фотолар көтәбез. Ат чабышы, мавыктыргыч уеннар, пәһлеваннар көрәше, баганага менү, көянтә белән су ташу... һәм башкалар. Сез аларны 89063331957 телефоны ватсабына юллый аласыз. Кызыклы фотоларны көтеп калабыз. Алар "Әгерҗе хәбәрләре" сайтына куелачак һәм иң-иңнәре газетада басылачак.
Авылның исемен һәм фотодагы геройларның кемнәр икенен, авторны язарга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев