Сагындыра мәктәп еллары (Сораштыру)
«Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер чоры”, дип юкка гына әйтмиләр шул
Бу көннәрдә социаль челтәрләр мәктәпләрдә узган очрашу кичәләрен чагылдырган фотолар белән тулды. “Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер чоры”, дип юкка гына әйтмиләр шул. Мондый очрашулар – шул чакларга кайтып килү өчен матур бер сәбәп...
Мансур МӨХӘММӘТДИНОВ, Көчек авылы:
– Минем быел Иж-Бубый мәктәбен тәмамлап чыкканга 70 ел (!) булды. Көчек җидееллык мәктәбенннән соң авылдаш яшьтиләрем белән урта белем алу өчен шунда юл тоткан идек. Ни кызганыч, аларның берсе дә юк инде. Очрашуда да шул елгылар арасында мин берүзем булдым. Югыйсә, моннан биш, ун ел элек узган очрашуларда берничә сыйныфташым бар иде әле. Ничек кенә булмасын, мин кичәдә үземне һич кенә дә ялгыз тоймадым. Бик күпләр белән аралаштым.
Концерт чыгышларын яратып карадым. Биючеләрнең киемнәренә, хәрәкәтләренә сокландым. Үзем дә, кулга гармун алып, яшьлек елларыма кайтып килдем. “Әнисә”, “Минзәлә” көйләрен уйнаганда бөтен тормыш юлым күз алдыннан үтте. Уйнавымны очрашуга килүчеләр дә бик җылы кабул иттеләр. Катнашучылар арасыннан “Ә без Мансур абыйны да уздырачакбыз әле” диючеләр дә булды. 70 елга ишарәләп әйтүләре аларның. Язсын Ходай.
Ә Иж-Бубый мәктәбе – һәрчак минем белән. Биредә оныгым укыды, хәзер оныкчыгым белем ала. Шуңа күрә үзгә бер дулкынлану белән, ихлас яратып киләм мин бирегә.
Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Быел минем туган ягым – Актаныш районы Иске Семиостров авылы мәктәбен тәмамлавыма 50 ел икән инде. Мин әлеге мәктәпкә йөреп укыдым. Авылыбыз су басу зонасына эләгү сәбәпле, сыйныфташлар очрашулары безгә насыйп түгел. Ә менә үзем озак еллар белем биргән 1нче гимназиядәге укучыларым белән күрешүләрне бик сагынып көтеп алам.
Моннан унбиш ел элек мәктәпне тәмамлаган укучыларым бу юлы да өебезгә үк килеп сөендерделәр. Биш ел элек тә килеп, күңелгә үзгә бер җылылык өстәп киткәннәр иде алар.
Татар теле укытучысы буларак, бу сыйныф күңелемә бик тә якын. Ни өчен, дисезме? Рус сыйныфы дип йөртелсәләр дә, класстагы унҗиде баланың һәркайсы, татар милләтеннән булып, алар белән туган телдә чаралар уздыруы шундый рәхәт иде. Бергәләп “Сәхнә” түгәрәге дә алып бардык. Очрашуга килгән укучыларым шушы вакытларны бик сагынып искә алдылар. Аларның хәзер дә татар телендә сөйләшергә тырышулары күңелемә “сары май” булып ятты.
Шәхсән үзем укучыларымның хәл-әхвәлен һәрчак белешеп, социаль челтәрләр аша күзәтеп барырга тырышам. Ә мондый очрашулар күзгә-күз карап сөйләшү мөмкинлеге бирүе белән кадерле.
Никита ВАСИЛЬЕВ, Сарсак-Омга авылы:
– Без Сарсак-Омга лицеен узган ел гына тәмамладык әле. Без дигәнем – өч кыз, өч егет. Барыбыз да һөнәр алу юлында белем алуыбызны дәвам итәбез. Мин үзем КФУда кулланма математика һәм информатика факультетында укыйм. Ватсапта сыйныфташлар төркемебез дә бар. Әмма күңелгә бу гына җитми, күрәсең.
Кабат мәктәп коридорлары буйлап узу, укыган сыйныф бүлмәләрендә булу, укытучыларыбыз белән күрешү теләге безне дә очрашуга алып килде. Дөрес, өчебез генә катнаша алдык. Әмма истәлекләрне барлар өчен бу гына киртә була алмады. Сыйныф җитәкчебез Лидия Алексеевна җылы итеп каршы алды, мәктәп яңалыклары белән таныштырды. Гадәттә, мондый очрашуларга чыгарылыш сыйныф укучылары нинди дә булса номер әзерли. Быелгы 11 сыйныф укучылары чыгышын караганда үзебезнең әзерләнеп йөргән чаклар искә төште. Ни кызганыч, авыру сәбәпле мин катнаша алмаган идем чарада. Әнә шулай, күңелдә бик күп матур хатирләр яңаруга сәбәпче булды бу очрашу. Аларда алга таба да катнашырга кирәк дигән уй белән таралыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев