Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Шәриповага йөкләнде

“Әгерҗе шәһәре”  муниципаль берәмлегенең XXXIII утырышы көн тәртибенә “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе дә кертелгән иде. 

– “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы карамагына шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязовтан үз теләге белән эштән китүгә 
кагылышлы гариза керде, – дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга район башлыгы Ленар Нургаянов.

Шәһәр Советы депутатлары ачык тавыш бирү юлы белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен туктату турындагы гаризаны канәгатьләндерделәр. Әгерҗе халкы файдасына башкарылган нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгы Рафаэль Эрнест улына рәхмәт сүзләре җиткерде.

– Сезнең җитәкчелектә шәһәрдә аз эшләнмәде. Нәтиҗә дә – күз алдында. Эш башкарылган урыннарда халыктан бары уңай фикерләр генә ишетергә туры килә, – дип билгеләп үтте Ленар Фәрит улы. 

Ул Рафаэль Ниязовка Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырды. Рафаэль Эрнест улы, үз чиратында, алга куелган мәсьәләләрне чишүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен  район җитәкчелегенә, аерым алганда, Ленар Нургаяновка тирән рәхмәт сүзләре җиткерде. Шәһәр башкарма комитеты коллективына да ярдәмчел, эшчән булганнары өчен зур рәхмәтен белдерде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Шәриповага йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев