Саклау мәчетендә мөселманнар җыенына әзерлек бара
Бүген биредә зур өмә гөрли
Июль ае ахырында 111 ел элек сафка баскан тарихи мәчет сакланучы Саклау авылында районыбыз мөселманнарының зур җыенын уздыру планлаштырыла.
Бүген биредә аңа әзерлек кысаларында район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев һәм район имам-мөхтәсибе Габделкәрим Гыйззәтуллин җитәкчелегендә өмә оештырылды. Анда авыл һәм Әгерҗедән имамнар, мөселман кардәшләребез катнаша. Ир-атлар печән чабалар, өстәлләр, эскәмияләр ясыйлар. Хатын-кызлар исә мәчетнең эчен җыештыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев