Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Салагыштан Мөхәммәдиевлар районда иң беренче булып урып-җыю эшләрен төгәлләделәр

Салагыш фермеры Мөхәммәдиевлар кичә, районда иң беренчеләрдән булып, урып-җыю эшләренә нокта куйдылар. Бабайлар ысулын кулланып, ашлыкны башта теземнәргә салып, аннан суктырып алдылар алар. Хәзер 95 гектарда утыртылган көзге бодай, 200 гектардагы бодай һәм арпа кырлары бушап калган. - Уңыш сөенерлек булды быел: көзге бодайдан бер гектардан 37 центнер уңыш алдык....

Салагыш фермеры Мөхәммәдиевлар кичә, районда иң беренчеләрдән булып, урып-җыю эшләренә нокта куйдылар. Бабайлар ысулын кулланып, ашлыкны башта теземнәргә салып, аннан суктырып алдылар алар. Хәзер 95 гектарда утыртылган көзге бодай, 200 гектардагы бодай һәм арпа кырлары бушап калган.

- Уңыш сөенерлек булды быел: көзге бодайдан бер гектардан 37 центнер уңыш алдык. Арпадан - 27, язгы бодайдан 25 центнер уңыш чыкты. Иң мөһиме, ашлык коры килеш ындыр табагына урнашты, - ди Марат.

Фермер эшләгән кешенең дә кадерен белә. Комбайнчыларга дүртәр тонна ашлык, һәр эш көненә берәр мең сум акчалата түләгән. Кызу чорда ындыр табагында хезмәт куйганнарга берәр тонна ашлык биргән. Аларның көнлек хезмәт хакы 800 сум тәшкил иткән.

- Көннәр кояшлы торганда бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу - зур сөенеч ул. Урып-җыю чорында вакыт белән исәпләшми эшләгән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм, - ди Марат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев