Салагышта «Батырлык һәм дан!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узган
Ир-егетләр көненә багышланган чарада Салагыш, Уразай, Шаршады, Кырынды авыллары үзешчәннәре чыгыш ясаган
Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр, театраль күренешләр, матур теләкләр, котлаулар, искә алулар белән үрелеп барган.
Муса Җәлилнең тууына – 120, Габдулла Тукайның 140 еллыклары уңаеннан әлеге шагыйрьләрнең шигырьләре укылган, җәлилчеләр искә алынган.
Тамашачылар белән бергә "Туган тел" җыры башкарылган.
Сугыш кырларында ил азатлыгы өчен башын салган авылдашлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителгән.
Февраль аенда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне дә котлап җырлар башкарылган, теләкләр юлланган.
2026 елда Салагыш авыл җирлегеннән өч гаилә алтын туйларын билгеләп үтәләр. Фәнис-Зөлфия Шәйдуллиннар, Зөлфәт-Флүзә Шияповлар, Равил-Гүзәлия Әзиятовлар хөрмәтенә дә җырлар башкарылып, матур теләкләр юлланган.
Салагыш авыл җирлеге башлыгы Илгизә Фәрдетдинова барлык авылдашларны, ир-егетләрне бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен юллаган. Авыл үзешчәннәренә рәхмәт белдереп, сәламәтлек, иҗади уңышлар теләгән.
Бәйрәмнән җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм буларак тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев