Салагыш авылында Өлкәннәр көненә багышланган матур бәйрәм кичәсе узды
Авылдашлар бәйрәмгә бик күңелле итеп килделәр
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Шул уңайдан Салагышта "Күңелләрдә яшьлек җырлый" исемле кичә узды. Көн матур, кояшлы. Авылдашлар бәйрәмгә бик күңелле итеп килделәр. Күрше - күлән, дус - иш, матур итеп, парлашып килүчеләр дә бик күп булды.
Өлкәннәргә бүләккә бер кочак чәчәк бәйләмен Галимҗан абый алып килде. Шәмәхә төстәге хризантемаларны, ул үзе үстергән. Кичә бик күңелле узды. Бәйрәм белән котлап, бик матур җырлар яңгырады, теләкләр һәм котлаулар юлланды, уеннар оештырылды.
Авыл башлыгы Мансур Мөхәммәдиев, мәктәп директоры Лилия Әхмәтҗанова, өлкәннәргә бик матур теләкләрен җиткерделәр. Озак еллар укытучы, аннары мәктәп директоры вазифасын башкарган Әлфирә апа белән Җәүдәт абыйны, алтын туйлары белән котлап, җылы теләкләр әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды.
Балалар бакчасында озак еллар хезмәт куючы, Алсу Исмәгыйлева ветеран өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова да, ветеран хезмәткәр Мәсгүдә апа Исламованы бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
Вәзим абый Тулбаев моңлы көйләрен, Дамир абый Муллахметов, Гөлсем апа Кәримова матур җырларын, өлкәннәргә бүләк иттеләр. Авылдашыбыз, атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия апа Хәбибуллина, өлкәннәрне котлап, шигырьләр сөйләде һәм иң матур теләкләр юллады.
Бәйрәмдә " Шалкан" әкияте сәхнәләштерелде. Көз ае муллык ае. Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары табышмаклар әйттеләр, җавабын әйткән өлкәннәрргә бакча уңышларын тараттылар. Кечкенәләр шигырьләр, җырлар белән, бәйрәмне тагы да җанландырдылар.
Балан, алма, бәрәңге, миләш турында җырларны ,өлкәннәр бик теләп башкардылар һәм күчтәнәчкә шул ук җимешләрне алдылар. Бәйрәм ахырында өлкәннәргә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек.
Бәйрәмне оештыруга үзеннән зур көч куйган, авылыбыз башлыгы Мансур Мөхәммәдиевка, тәмле ашлар әзерләгән, мәктәп, мәдәният , социаль хезмәткәрләргә зур рәхмәтләр җиткердек.
Өлкәннәрнең бик күңелләре булып, рәхмәтләр әйтеп, сөенеп, шатланып сАубуллаштылар. Менә шулай бердәм, тату, дус яшәгәндә һәм эшләгәндә генә, һәр бәйрәм матур һәм күңелле уза.Өлкәннәребезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, бәхетле , матур картлык, балалар һәм оныклар игелеге телибез!
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Картаймагыз әле, әй өлкәннәр,
Картаймагыз әле, әй тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
Раилә Тимофеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев