Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Салагыш авылында «Пушкин бөек рус шагыйре» исемле чара узды

Укучылар «Тукай, Пушкин, Лермонтов - өч йолдыз» исемле күргәзмә белән таныштылар

Бүген, Пушкинның бөек таланты истәлегенә баш ию көне. 6 июньдә Россиядә Пушкин көне бәйрәм ителә. 1998 елдан алып бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көне дәүләт милли бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан укучылар белән берлектә "Пушкин бөек рус шагыйре" исемле дәрес уздырдык. Укучылар "Тукай, Пушкин, Лермонтов - өч йолдыз" исемле күргәзмә белән таныштылар. Пушкинның матур һәм бай эчтәлекле китапларыннан шигырьләр укыдылар. Мөхәммәт Мөхәммәдиев " Туча", Фассаева Амелина "Сказка о царе Салтане" исемле шигырьләрен яттан сәйләделәр.

Дәрес бик күңелле узды. Укучылар белән, истәлеккә фотога төштек, Пушкин көнен матур шарлар белән искә алдык!

Раилә Тимофеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев