Салагыш мәдәният йортында ике бәйрәмне берләштерүче зур концерт узган
Болар – Халыкара хатын-кызлар көне һәм Салагыш авылында мәктәп эшли башлаганга 115 ел
Ул балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, мәктәп укучыларының, Гөлия Латыйпова җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелгән. Авыл җирлеге башлыгы Илгизә Фәрдетдинова, мәктәп директоры Лилия Әхмәтҗанова изге теләкләрен матур җырларга төреп җиткергәннәр.
Ветеран укытучыларга чәчәкләр, уллары махсус хәрби операциядәге аналарга күчтәнәчләр тапшырылган.
Концертта моннан 50 ел Салагыш мәктәбенең 1 сыйныфына укырга кергән, аны 40 ел элек тәмамлаган ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре – авылдашлары, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина да катнашкан.
Сез белсәгез иде, нинди талантлы балалар бездә! Шундый тулы эчтәлекле, матур концерт әзерләгәннәр! Афәрин, балалар! Һәм, әлбәттә, монда укытучыларның тырышлыгы, аларга мәхәббәте, сабырлыгы ачык күренә, – дип язган ул социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев