Салагышта Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды
Батырлар өчен куелган таш һәйкәлгә чәчәкләр куелды
Салагышта олы тантана - Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды. Бәйрәмдә берсеннән - берсе матур җырлар, шигырьләр яңгырады, укучылар башкарган биюләр бәйрәмне тагы да ямьләде.
Район кунагы Халиков Ильшат Нуретдин улы авылдашларны бәйрәм белән котлап, иң матур ,иң җылы теләкләрен юллады. Бәйрәм барышында әйтелгән матур теләкләр, укылган шигырьләр , моңлы җырлар өлкән буынның күзләренә яшь китерде.
Батырлар өчен куелган таш һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Сугыш кырында ятып калганнар өчен, бер минут тынлык оештырылды. Бәйрәм ахырында истәлеккә фотога төштек, һәм солдат боткасыннан авыз иттек, дип хәбәр итә Раилә Тимофеева.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев