Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Салагышта мәктәп музее ачылды

Әлеге күркәм музей “Әлифба – белем иленең чишмә башы”, “Кыңгыраулы мәктәп еллары” һәм башка экспозицияләрне үз эченә алган

Бүген Салагышта мәктәп музее ачылу тантанасы узды. Анда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, методистлар, районның барлык мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары,  ветеран укытучылар катнаштылар.

Иң элек укучылар, укытучылар коллективы кунакларны мәктәп тарихы буйлап сәяхәт иттерделәр. Музейга кергәндәге ал тасманы кисү хокукы ветеран укытучы Лениза Шәриповага, мәктәп директоры Лилия Әхмәтҗановага һәм иң актив укучы Нурфигать Шакировка бирелде.

Бу ел башыннан Салагыш мәктәбендә “Музей эшчәнлеге” түгәрәге оештырылган. Аның өчен экспонатлар, материаллар тупланган. Бу эштә ветеран укытучылар, мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар һәм укытучылар актив катнашканнар. Алар ярдәме белән шактый материал тупланган.

Әлеге күркәм музей “Әлифба – белем иленең чишмә башы”, “Кыңгыраулы мәктәп еллары”, “Алар безнең горурлык”, “Шушы җирдән, шушы туфрактан без”, “Укытучылар династиясе”, “И туган тел, и матур тел” экспозицияләрен үз эченә алган.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан мәктәп укытучылары турында белешмәләр, махсус хәрби операция зонасында катнашучы ир-егетләргә багышланган Хәрби дан зонасы булдырылган. Музей җитәкчесе – мәктәптә музей эшчәнлеге түгәрәге белән җитәкчелек итүче  Ләйсирә Закирова.

Кунаклар авыл музеенда да булдылар. Андагы экспонатлар белән музее җитәкчесе Хәлимә Хөснетдинова таныштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев