Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Салагыштан Гөлнур Шәйхетдинова – хезмәтенә гашыйк фельдшер

2002 елны Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлап, Әгерҗе санэпидстанциясендә эшли башлый ул

Илебездә ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә күркәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм дөньядагы иң җаваплы һәм хөрмәтле, бар игьтибарларын кешеләр сәламәтлеген һәм гомерен саклап калуга багышлаган шәфкать ияләренең бәйрәме.

Авыл фельдшеры авыл халкы өчен, югары белемле табибтан да кадерлерәк һәм якынрак. Сәламәтлегебез аз гына какшап китсә дә, авыл кешесе үз авылының фельдшер - акушерлык пунктына юл тота бит.

Бу яктан без, Салагыш авыл халкы бик бәхетле. Ачык йөзле, үз һөнәренең остасы булган, һәр авыруның үз дәвасын белүче, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер торучы Гөлнур Шәйхетдинова – хезмәтенә гашыйк фельдшер.

2002 елны Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлап, Әгерҗе санэпидстанциясендә эшли башлый ул. Анда 4 ел хезмәт куйгач, Салагыш авылына килен булып төшә. Авылыбызның асыл, тыйнак, тәрбияле, тырыш егете Айрат Шәйхетдинов белән, олы тормышка аяк басалар. Яшь гаиләне тагы да бәхетлерәк итеп, бер - бер артлы өч мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз сала.

Кызлары Иделия белән Дилә, Чаллы каласының "Акыш" исемендәге, 84 лицеенда белем алалар. Кызлар бик тырышлар, уңганнар һәм булганнар. Авылыбызда узган һәр чарада, бәйрәмдә катнашалар. Алар турында, сәхнә йолдызлары диясе килә.

Төпчек уллары – Аяз, ул балалар бакчасына йөри. Җәмәгате Айрат НГДУ "Прикамнефть" тә хезмәт куя.

Авылыбызда бу гаилә - матур гаилә! Алар - үрнәк гаилә! Матур итеп, бер - берсен хөрмәтләп, кадерләп, гомер итүләренә, тиздән 20 ел тула. Без, авылдашлар бу гаилә белән горурланабыз, сокланабыз, күзләр генә тия күрмәсен дибез. Алар бик тырыш гаилә.Хуҗалыкта эре терлек тоталар, кош - корт, бакча, бар яктан да өлгер алар!

Авыл халкы өчен, Гөлнур Шәйхетдиновага шул ук табиб, яки педиатр да, күз врачы һәм башка төрле һөнәр иясе булырга да туры килә. 20 елга якын фельдшер булып, хезмәт куючы ак халатлы табибәбез, халыкка бик теләп ярдәм күрсәтә. Күп белә, аңлый, белемен күтәрү өстендә эш алып бара. Авылдашларның сәламәтлеген кайгырту өстендә эшли. Һәр авыруга якын килеп, алар белән уртак тел табып, аларга кулыннан килгән бар ярдәмне күрсәтеп , хезмәт куя ул.

Вакыт чамалы, җитешмибез дибез ,кайчакта. Чын күңелдән теләгән эшкә, һәрчак өлгереп, вакыт табып була икән ул. Авыруларны дәвалау, язу - сызу, пункт алдын шау - чәчәккә күмү, гаилә, балалар тәрбияләү - менә ул зур бәхет! Менә шулай гөрләтеп, бер - берсен хөрмәт итеп, бер - берсенә ярдәмгә килеп, кирәк һәм терәк булып , эшли һәм яши Шәйхетдиновлар гаиләсе!

Авыл халкы бик хөрмәт итә Гөлнурны! Һәрчак ярдәмгә килеп, халыкның сәламәтлеген күз уңында тотып, аларга үзенең теләкләрен җиткереп, алар өчен борчылып, аларны барлап һәм күзләп торучы, ак халатлы фәрештә ул! Батыр уллар Ил сагында торса, көчле рухлы фельдшерларыбыз авыл сагында торалар!

Раилә Тимофеева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев