Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Сәлам, Иваныч

Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең Әгерҗедәге филиалы вестибюленә килеп кергәч, “Сәлам, Иваныч!” дип дәшәсе килә. Кемгәдер түгел, ә биредә училищеның 95 еллык юбилее уңаеннан урнаштырылган скульптурага.

БЕРЕНЧЕ ДИРЕКТОР

Әлеге скульптура Әгерҗедә беренче тимерьюлчылар әзерләгән уку йортының тәүге директоры Николай Иванович Коробковка багышланган дип исәпләнелә.

Скульптураны булдыру идеясе аның авторы – училище каравылчысы Алексей УТКИНныкы. Аның иҗади инициативасын уку йорты директоры Илшат Гайнетдинов җитәкчелегендә юбилей тантанасына  әзерләнгән филиал коллективы күтәреп ала. Һәм Алексей Игоревич эшкә керешә.

Нигезе итеп Мәскәүдә тимерьюлчыларга  салынган таш һәйкәлне сайлый.

–             50нче еллардагы тимерьюлчы-эшче килеп чыкты, – дип елмая оста.

Башта булачак скульптураның макетын пластилиннан әвәли. Аннан  кеше биеклегендәге металл каркасын ясый. Аннан бетоннан ясауга күчә. Төп эшеннән бушаган арада  иҗат итә. Бик вак эш булганлыктан, барысына бергә дүрт айлап вакыт китә.

–             Ә йөзен бер тапкырда ук ясадым. Бетон тиз корый, шуңа күрә өлгереп калырга кирәк, – дип сөйли.

 

КҮҢЕЛ КУШУЫ БУЕНЧА – РӘССАМ

Гади каравылчыга мондый иҗади сәләт каян килгән соң? Барысы да бик гади: ул вазифасы буенча гына каравылчы, ә күңел кушуы буенча – рәссам. Алексей кечкенәдән рәсем ясарга ярата. Мәктәптә стена газеталары чыгаруда, төрле бәйгеләрдә катнаша. Барлык фәннәрдән бертигез диярлек укый, мәктәпне медальгә тәмамлый. Әнисе кебек (Маргарита Яковлевна педиатр булып эшли) медицина юлыннан китәргә тели. Әмма язмышы башка сукмактан алып китә.

Армия хезмәтен Белоруссиядә тимерьюлчылар гаскәрләрендә уза. Анда да – бизәү эшендә. Ленин бүлмәсен бизәүдә, стендлар ясауда, хәрби листоклар чыгаруда катнаша. Армиядән кайткач Кунгур сәнгать училищесына рәссам-бизәүчегә укырга керә.

–             Миңа укуы бик кызыклы иде. Рәсем, сәнгать, әвәләп ясау, фотога төшерү – барысы да җиңел бирелде, – ди ул.

Алар май белән картина ясыйлар, батик техникасын өйрәнәләр, чокып ясау белән шөгыльләнәләр, плакат каләме белән язалар. График рәсем сәнгате турында сөйләгәндә шуны да әйтү кирәк: Алексей Игоревичның язуы каллиграфик матур.

Ул училищены кызыл дипломга тәмамлый. Булачак тормыш иптәше белән дә шунда таныша. Әгерҗегә кайткач башта икесе дә рәсем сәнгатен укыталар: Надежда – 1нче, Алексей 2нче мәктәптә. Әмма катлаулы 90нчы еллар сайлаган һөнәр буеча эшләргә мөмкинлек бирми. Алексей да вагон депосына слесарь булып урнаша.

–             Вакыты шундый иде. Гаиләне туендырырга кирәк бит, – ди Алексей Игоревич. – Ә рәссам һөнәренең кыйммәте юк иде...

Шуннан соң үз һөнәренә кире әйләнеп кайтмый ул. Әмма кайда гына эшләсә дә, иҗади талантының һәм сәнгать күнекмәләренең кирәге чыгып тора. Хәзер дә филиалда булучылар ул ясаган стендларга карап хозурланалар. Боларның барысы артында да чын останың зур хезмәте ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев