Салым түләр чак җитте
Хәзерге вакытта салым хезмәте салым түләүчеләргә 2017 ел өчен кәгазьләр формалаштыру белән мәшгуль.
Шәхси милекләрендә торак, гараж, корылмалар, җир участоклары, транспорт чаралары, төзелеп бетмәгән объектлары булган гражданнар тиешле салымны түләргә бурычлы. Болар – физик затларның шәхси милкенә салым, җир һәм транспорт салымы, аерым очракларда физик затларның кеременә салым. Салымны 3 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк.
Салым буенча белдерү кәгазьләре этаплы рәвештә октябрь ахырына кадәр юллана. Аларны “Салым-сервис“ учреждениесенең Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерево, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа кебек шәһәрләрендәге филиаллары типографияләрендә бастыралар. Шуңа кәгазь әлеге шәһәрләрнең теләсә кайсыннан килергә мөмкин.
Шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым кәгазьләре электрон рәвештә җибәрелә. Электрон хезмәттән файдаланмаучыларга квитанцияләр заказлы хат белән юллана. Аларны почта элемтәсе бүлекчәләреннән алырга кирәк.
ТР БУЕНЧА 9НЧЫ РАЙОНАРА ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕ ИНСПЕКЦИЯСЕ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев