Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Санитар икеайлыкка старт бирелде

1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең районда да, санитар икеайлыкка старт бирелде. Ул май ахырына кадәр дәвам итә.

  • Шушы вакыт эчендә без авылларны һәм шәһәрне тәртипкә китереп бетерергә тиеш, – дигән бурыч куйды оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Валерий Макаров.
  • Әгерҗедә өмәләр уздыруның схемасы булдырылды, һәр территория аерым оешма-предприятиеләргә беркетелде. Әлеге территорияләрне район сайты аша да белә аласыз, – дип таныштырды “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин. – Шәһәрдә һәр чәршәмбе, җомга өмә көннәре дип игълан ителә. Тизрәк эреп бетсен өчен, карны чәчкәләү эше дә өмә кысаларында башкарыла. Ә кардан ачылган урыннар бар икән, кулга тырма, себерке алабыз.

Икеайлык кысаларында махсус комиссия булдырыла һәм ул, атна саен йөреп, оешма-предприятиеләргә беркетелгән территорияләрдәге чистарту эшләренең барышын контрольдә тота.   

Санитар икеайлык шәхси йортларда яшәүчеләргә дә кагыла. Хәер, үз хуҗалыгы белән яшәүче  ишегалдында бер генә чүп күрсә дә аны алып ташламый калмый. Бу сыйфат һәркемгә хас булсын иде. “Бу – безнең шәһәребез, районыбыз, авылыбыз бит” дип фикер йөрткәндә һәм аны чиста тотуга һәрберебез үз өлешен керткәндә генә тәртип урнаштырырга мөмкин булуын онытмыйк.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев