Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сарсак-Омга авылы җирлеге башлыгы гимназия укучыларын удмурт милли киемнәре киеп каршы алды

Мәктәп укучылары Емельян Пугачев кунган урыннарны үз күзе белән күрде

Укучыларым белән тарихи урыннар, сәяхәтләр турында әңгәмә корганда, алар үзләренең Мәскәүдә, Санк-Питербургта, Казанда һәм чит илләрдә булулары турында очынып-очынып сөйлиләр. Әйе, бүгенге көн укучысы бик кызыксынучан, актив һәм сәләтле. Элетрон китаплар укыйлар, вертуаль экскурсияләргә “чыгалар”. Мәгълүматны төрле электрон чыганаклардан тиз генә таба беләләр. Бик еш кына без алардан көнләшеп тә куябыз....

... Ә менә мин узган атнада гимназиябезнең 9нчы сыйныф укучыларын чып-чын сәяхәткә алып чыктым. Кая дисезме? Гап-гади удмурт авылына алып бардым бүгенге көн заман балаларын. Кызыксындырып булырмы аларны бу гадилек белән? Күзләрендә очкын чаткылары балкырмы?

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора.

... Авыл тарихын өйрәнү музее каршында безне милли киемнәр кигән Сарсак-Омга авылы җирлеге башлыгы Николаева Тамара Сергеевна үзе каршы алды. Тамара Сергеевна әлеге музейның оештыручысы да, җитәкчесе дә һәм бик оста экскурсоводы да икән. Укытучы тәҗрибәсе булган Тамара Сергеевна тиз арада укучыларның игътибарын яулап алды. Ул балаларны әле моңа кадәр аларга таныш булмаган кызыклы һәм мавыктыргыч әкияти дөньяга алып кереп китте...

... Удмурт өендәге эскәмияләргә тезелешеп утырдылар да тын да алмый тарих битләренә сәяхәт иттеләр. Гражданнар сугышы, Емельян Пугачев кунган урыннар , Екатерина патшабикә заманыннан сакланган күпер... Нәкъ шул күпердә Пугачев кылычын үткенләп утырган икән бит! Менә нинди тарихи җирлектә яшибез! Чигелгән тастымаллар, ашъяулыклар, мендәр тышларындагы бизәкләр дә баларны битараф калдырмады. Өй почмагындагы сандыктан кияүгә чыгасы кызларның күлмәкләрен, үзенчәлекле баш киемнәрен Тамара Сергеевна киеп тә күрсәткәч, егет-кызларыбызның йөзләрендә серле елмаю пәйдә булды, бер-берсенә оялчан караш ташлап алдылар. Алдагы бүлмәдә безне удмурт халкының эш кораллары күргәзмәсе каршы алды. Автоматлаштырылган заманда яшәүче укучыларыбыз өтерге, бәләк, урак турында ишеткәннәре дә юк . Нәрсә генә юк монда: иске патефон, агачтан ясалган бала арбасы, чигелгән, тегелгән күлмәк-сөлгеләр, әби-бабаларыбыз кулланган эш кораллары, иске язу машиналары, авыл тарихын яктыртучы язма-документаль мәкаләләр, материаллар, тимер һәм кәгазь акчалар, иске бизмән, күкеле сәгать, самовар, чуен үтүк, чабаталар.

Кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы...

Музейның тагын бер кызыклы почмагы Бөек Ватан сыгышы елларына багышланган. Сарсак-Омгадан сугышка киткән һәр сугышчыны барлаганнар, алар турында альбомнар төзегәннәр. Тыл батырлары да читтә калмаган. Авылдашлары-Советлар Союзы герое-Шабалин Борис Сергеевич турында аеруча горурланып сөйләде музей җитәкчесе.

Сарсак-Омгада бүген дә оста куллы кешеләре белән дан тота. Музейда даими рәвештә аларга багышланган күргәзмәләр эшләп тора икән. Ниләр генә юк монда! Тегелгән курчаклар да, тал чыбыктан үрелгән кәрҗиннәр дә, каен тузыннан ясалган чиләкләр дә күз явын алып тора...

Алдагы могҗиза үзем өчен дә көтелмәгәнрәк булды. Безне авыл клубына “Шоу пельнянь» бәйрәменә көтеп торалар иде. Клуб хезмәткәрләре бик тә мавыктыргыч чара уздырдылар: балаларга пилмән тарихы турында сөйләделәр, гимназия һәм Сарса-Омга мәктәбе укучылары төрле ярышларда көч сынаштылар. Бәлки моңа кадәр уклау тотып камыр басмаган булсалар да, шәһәр балалары үз куллары белән пилмән ясадылар. Түгәрәк табын янында үз пилмәннәрен ашап, “дуслык” чәйләре белән сыйландылар.

Балалар да, мин дә, класс җитәкчеләре –Савинова Елена Вячеславовна да атна буе әлеге сәяхәт сәэссирләре дулкынында йөздек. Укучыларыбыз :“Янәшәбездә шундый гади, кунакчыл удмурт халкы яшәвен күз алдына да китерми идек. Без бик канәгать. Туган ягыбызның бай тарихының тагы бер сәхифәсен ачтык. Әлеге сәяхәтләр дәвам итсен иде”,-дигән фикерләрен җиткерделәр.

Укучыларыбзны удмурт халкының тарихы һәм мәдәнияты турында мавыктыргыч экскурсия, бәйрәм уздыручы Сарсак-Омга авылы музее җитәкчесе Николаева Тамара Сергеевнага һәм клуб хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Тынгысыз эшегездә уңышлар телибез.

Гөлнара Ногманова, 1 гимназия, Әгерҗе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев