Сарсак-Омга лицее укучылары - удмурт теле буенча төбәкара олимпиада призерлары
Олимпиада да Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстаннан 300дән артык укучы катнашты
Ижауның 60нчы номерлы мәктәбендә удмурт теле буенча V төбәкара дистанцион олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды, дип хәбәр итә “Сарсак-Омга лицее”.
Олимпиада да Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстаннан 300дән артык укучы катнашты.
Сарсак-Омга лицее укучылары - Афанасьев Даниил (2 класс), Афанасьев Степан (6 класс) һәм Дмитриева Василиса (4 класс) олимпиада да искиткеч чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар!
Балаларның зур уңышларга ирешүе - туган тел һәм әдәбияты укытучылары Гаврилова Е.И., Широбокова О.Н.ның тырышлыгы нәтиҗәсе дә.
Яшь удмурт теле белгечләрен һәм аларның остазларын котлыйбыз! Туган телне өйрәнүдә һәм мәдәни мирасны саклауда уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев