Сарсак-Омгада лотереяга бозау отканнар, Яңа Акхуҗада кар сыннары ясау буенча рекорд куйганнар
Озын ялларда авыл халкы актив тормыш белән яшәде. Кемдер чаңгы-чанада шуды, зур шәһәрләргә Яңа ел тамашаларын карарга баручылар да, авылда мәдәни чараларда катнашып рухи азык туплаучылар да күп булды. Әйдәгез, авыллар буйлап сәяхәт итеп, аларда уздырылган үзенчәлекле бәйрәм чараларына күз салыйк әле. ИСКЕ ЭСЛӘК авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре,...
Озын ялларда авыл халкы актив тормыш белән яшәде. Кемдер чаңгы-чанада шуды, зур шәһәрләргә Яңа ел тамашаларын карарга баручылар да, авылда мәдәни чараларда катнашып рухи азык туплаучылар да күп булды.
Әйдәгез, авыллар буйлап сәяхәт итеп, аларда уздырылган үзенчәлекле бәйрәм чараларына күз салыйк әле.
ИСКЕ ЭСЛӘК авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре, Кыш бабай, Кар кызы, 2017, 2018 ел символлары Әтәч, Эт булып киенеп, Иске Эсләк һәм Үтәгән авылларындагы 87 балага Яңа ел күчтәнәчләре таратканнар.
КАДЫБАШта мәдәният хезмәткәрләре авылдашларын тау шуарга дәшкәннәр. Бу чарада егермегә якын гаилә катнашкан.
ИСӘНБАЙда студент егет-кызлар белән очрашу узган. Бүгенге көндә бу авылдан төрле уку йортларында белем алучы 37 студент бар икән.
БИМА авыл җирлегендә бәйрәм концертлары оештырылган. Бималыларга Йошкар-Ола артистлары Яңа ел концерты бүләк иткәннәр. Пеләмештә "Уйна, гармун" концерты да истә калырдай булган.
КАДРӘКтә "Шорык ел" традицион мари бәйрәмендә бөтен авыл халкы катнашкан. Башта төрле маскалар киеп өйдән-өйгә йөргәннәр, аннан клубта бәйге-уеннарда сыналганнар, җырлап-биеп күңел ачканнар.
КӨЧЕК авылында быел беренче тапкыр балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырганнар.
Тирсә авыл җирлегенә караган кечкенә НАҖАРда 31 декабрьдә урамда тәүге тапкыр узган Яңа ел бәйрәменә барлык авыл халкы җыелган. Кыш бабай һәм Кар кызы, өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә барып, аларны бәйрәм күчтәнәчләре белән сөендергәннәр.
КИЧКЕТАҢда чыршы, кар сыннары белән бизәлгән мәйданчыкта олысы-кечесе өчен бәйрәм чаралары оештырганнар. "Шире круг" дискотекасы һәм балалар өчен узган "Бенгаль утлары көне" флешмобында катнашучылар бик күп булган.
ТӘБӘРЛЕ авыл җирлегенә караган Яңа Акхуҗа халкы кар сыннары ясау буенча рекорд куйган. Иң күп һәм матур сыннар ясаган Айсинә Шабаева, Зәмфирә Дәүләтшина, Люция Хәсәнова, Әлфирә Мөхәммәтшина, Гөлнур Вәлиуллинага бал-маскарадта бүләкләр тапшырганнар.
САРСАК-ОМГАда бал-маскарадта уйнатылган лотереяда Надежда Дмитриева бозау откан. Аны "Сарсак-Омга" ширкәте җитәкчесе Разиф Харисов бүләк иткән.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев