Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Сайлауларда урнашкан урын буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү башлана

Гаризалар көн саен кабул ителә

2020 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда урнашкан урын буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү башлана. Бу көнне сайлаучы үз сайлау участогына (командировка, уку, ял сәбәпле) килә алмаса, үзенең урнашу урыны буенча тавыш бирә ала. Гаризаны теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә, күпфункцияле үзәктә (КФҮ), шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында бирергә мөмкин.

Гаризалар көн саен эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителә

Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны, шулай ук референдум турында өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе сайтында түбәндәге сылтама буенча: http://agryz.tatarstan.ru/rus/, шулай ук 2-29-55, 2-15-61, 2-27-05 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев