Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сезнең тормыш – үзе батырлык

Быел Әгерҗедә Бөек Җиңү бәйрәмен бердәнбер сугыш ветераны Сәүбән МИҢНЕХУҖИН һәм концлагерьның кече яшьтәге тоткыны Валентина ТИТОВА каршы ала

Сәүбән Миңнехуҗа улы – тумышы белән Көчек авылыннан. Иж-Бубый мәктәбендә укыган чагында, 17 яшендә аны сугышка алалар. Бәрелешләр вакытында өч тапкыр яралана. Бөек Җиңү көнен Орджоникидзе шәһәрендә каршы ала. Аннан соң да туган ягына кайту насыйп булмый. Ул санитар поездда яралыларны озатып йөри. Сугыштагы батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнә. 

Сәүбән аганың сугыштан соңгы еллары балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган. Районыбызның Шаршады, Яңавыл мәктәпләрендә укыткан хөрмәтле мөгаллим ул. 98 яшьлек ветеранны якыннары хөрмәтләп тәрбияли.

Валентина Александровна – Ленинград өлкәсе Подпорожье шәһәреннән. Сугыш башлануга, әтисен фронтка алалар. Дошманнар килгәннән соң әнисен, ике яшьлек апасын һәм бер айлык Валяны Петрозаводскига концлагерьга алып китәләр. 1945 елда совет солдатлары аларны азат итәләр.

Сугыштан кайткан әтиләре озак яшәми, авырып вафат була. Әнисе гомер буе депода авыр эштә хезмәт куя. Валентина үзе дә 17 яшендә заводка урнаша һәм лаеклы ялга да шуннан китә. 

2006 елдан бирле Валентина Александровнаның гомер юлы Әгерҗе белән бәйле. Тиздән 81 яшен тутырачак ветеран якыннарының хөрмәтен тоеп яши. Мәктәп укучылары да – аның янында еш кунак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев