Шәхси хуҗалыкларга акчалата ярдәм күрсәтәләр
Татарстанда савым сыерлары һәм кәҗәләре булган шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Бу сөткә бәя төшү белән бәйле. - Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр субсидия бирү турында карар кабул ителде. Хуҗалыгында бер сыеры булганнарга субсидия күләме - ике мең, ике сыеры булганнарга - өчәр мең сум, дүртәр һәм аннан күбрәк...
Татарстанда савым сыерлары һәм кәҗәләре булган шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Бу сөткә бәя төшү белән бәйле.
- Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр субсидия бирү турында карар кабул ителде. Хуҗалыгында бер сыеры булганнарга субсидия күләме - ике мең, ике сыеры булганнарга - өчәр мең сум, дүртәр һәм аннан күбрәк сыерлыларга һәр башка дүртәр мең сум тәшкил итәчәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Кәҗәләргә берәр мең сум субсидия бирү каралган. Әлеге акчаларны февраль аенда түләргә планлаштыралар.
Белешмә:
2018 елның 1 январена Әгерҗе районы шәхси хуҗалыкларында 2042 сыер исәпләнә, шуның 34е - Әгерҗедә.
Кәҗәләр саны - 1955. Шуның 117се - шәһәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев