Сәламәт булыйм дисәң, көн саен ун мең адым атла
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2017 ел терәк-хәрәкәт авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Моның сәбәбе дә бар: хәзерге заманда терәк-хәрәкәт авыруларыннан интекмәгән кеше бар микән?! "Элек кайбер авырулар, әйтик, умыртка баганасын деформацияләүче остеартроз кебек авырулар 20 яшьтән соң гына күзәтелсә, хәзер 18-24 яшьлекләрдә дә очрый", диләр табиблар. Ә...
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2017 ел терәк-хәрәкәт авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде.
Моның сәбәбе дә бар: хәзерге заманда терәк-хәрәкәт авыруларыннан интекмәгән кеше бар микән?! "Элек кайбер авырулар, әйтик, умыртка баганасын деформацияләүче остеартроз кебек авырулар 20 яшьтән соң гына күзәтелсә, хәзер 18-24 яшьлекләрдә дә очрый", диләр табиблар.
Ә безнең районда нинди терәк-хәрәкәт авырулары киң таралган?Аларга каршы ничек көрәшергә? Шушы һәм башка сораулар белән район үзәк хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Эдуард ОВЧИННИКОВка мөрәҗәгать иттек.
- Эдуард Вильевич, башта аеруча еш очрый торган терәк-хәрәкәт авыруларына тукталыйк әле.
- Бу авыруларның бездә дә аеруча еш очрый торганы ул - остеартроз. Аның белән 60 яшьтән узганнарның 60-70 проценты авырый. Гади генә әйткәндә, бу - суставлар авыртуы. Тагын бер "популяр" авыру - остеохондроз. Монысы хәтта укучыларда да очрый. Аларга каршы профилактика чараларына килгәндә, иң беренче чиратта, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Шулай ук физик нагрузканы дөрес бүлү, дәвалау гимнастикасы белән шөгыльләнү бик тә мөһим.
Халык арасында аеруча еш очрый торган тагын бер авыру - остеопороз, ягъни сөякнең тиз сынучан булуы. Кеше бераз гына җайсыз егылса да йә кулы, йә аягы сына. Кайчак хәтта караватта дөрес борылмау да сөякнең сынуына китерергә мөмкин. Бу авыруга каршы да иң нәтиҗәле чара - физик күнегүләр белән шөгыльләнү. Шулай ук скандинав таяклары белән йөрүнең дә файдасы бик зур. Бу турыда республикабызның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да билгеләп үтте. Дөрес туклану турында да истән чыгармаска кирәк. Сөякләр нык булсын өчен кальций, D витамины, аксымнар булган ризыклар ашау мөһим. Алар эремчек, сыр, йогурт, сөтөсте, кефирда күп. Шулай ук көн саен кимендә унбиш минут кояш нурлары астында булу да файдалы. Монысы D витаминын алу өчен кирәк. Гәүдә авырлыгы, яман гадәтләрдән ерак тору да әһәмиятле. Элек сынган урыннарыгыз булса, аларга да игътибарлы булырга кирәк.
- Пациентлар арасында еш очрый торган катлаулырак терәк-хәрәкәт авыруларына да тукталсагыз иде.
- Әлеге авыруларга килгәндә, 2016 елда 21 пациентка коксартроз, 42 кешегә гонартроз диагнозы куелып, беренчеләреннән 9 кешенең оча-бот, гонартроз диагнозы куелганнар арасынан ике кешенең тез суставлары алыштырылды. Ә гомумән алганда, 2016 елда коксартроз белән - 77, гонартроз белән 231 кеше диспансер исәбенә куелды. Юл картасы буенча без Чаллыдагы БСМПга беркетелгән. Әлеге учреждениеләрдә пациентларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү каралган. Шулай ук авыруларны Казан, Чабаксар, Киров хастаханәләренә юллаган очраклар да бар.
Терәк-хәрәкәт авырулы кеше башта, әлбәттә, яшәү урыны буенча безнең поликлиникага, хирургка мөрәҗәгать итә. Хирург снимок ясый, авыруның дәрәҗәсен билгели. Аннан авыруны дәвалау ысулы билгеләнә. Югары технологияле дәвалану кирәк булып, авыру башка хастаханәгә юлланган очракта да безнең поликлиникага диспансер исәпкә куела.
- Авыруны дәвалаганга караганда кисәтү күпкә яхшырак икәнлеге һәркайсыбызга мәгълүм. Операциягә кадәр җиткермәс өчен нишләргә?
- Кайчак операциядән профилактик чаралар гына алып калалмый. Әйтик, кешенең юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе, егылып имгәнүе бар. Ә калган очракларда терәк-хәрәкәт авыруларына каршы иң үтемле чара, әлбәттә, күбрәк хәрәкәтләнү. Белгечләр көненә кимендә 10 мең адым ясарга киңәш итәләр. Тик моның өчен кан басымы нормаль булырга, кеше йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интекмәскә тиеш. Скандинав таяклары белән йөрүнең мөһимлеген югарыда телгә алып үттем инде. Андый таяклар булмаса, болай гына йөрегез. "Орешник"ка барып урманны берничә тапкыр әйләнсәгез дә күпме файда бит. Хәзер авылларда да халык, төркем-төркем булып, урамнарга йөрергә чыга. Аларга бары "афәрин" диясе килә. Шулай ук терәк-хәрәкәт авыруларын дәвалау өчен махсус санаторийлар бар. Аларда дәвалану курслары узуның да файдасы күп.
Тагын бер мөһим чара турында әйтми калалмыйм: ул - динспансерлаштыру. Аның барышында пациентлар канның биохимик анализын тапшыралар. Әлеге анализда үзгәрешләр булган очракта ул диспансеризациянең икенче этабына юллана. Авыруны иртә стадиядә ачыклаган очракта аны җиңүе дә җиңелрәк. Бу яман чиргә дә кагыла. Шуңа күрә райондашларыбыз диспансеризациягә җитди карасыннар иде.
Бу шулай ук балаларга да кагыла. Хәзер алар арасында да терәк-хәрәкәт авырулары очрый. Балалар поликлиникасына айга ике тапкыр ортопед килә. Сораулары булган очракта әти-әниләр балалары белән консультациягә килә алалар.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: буыннарыгыз, сөякләрегез сызламасын дисәгез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, көн саен физкультура белән шөгыльләнегез, диета тотыгыз. Бу - һәркем булдыра ала торган эш. Сәламәт булу, иң беренче чиратта, безнең үзебезгә кирәк.
Әңгәмәдәш - Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев