Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сорау белән кая мөрәҗәгать итәргә

Сорауга район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Аидә ГАЛИЕВА җавап бирә

“Тормыш-көнкүрештә район дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле сораулар туып тора. Андый чакта кая мөрәҗәгать итәргә була?”
К.САМАТОВА. Әгерҗе шәһәре. 

Сорауга район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Аидә ГАЛИЕВА җавап бирә. Мөрәҗәгать итү юллары күптөрле һәм аларга аерым тукталыйк.   

ШӘХСӘН МӨРӘҖӘГАТЬ ИТҮ

Сорауның кайсы өлкәгә кагылышлы булуына карап, кабул итү көннәрендә структур подраздаление җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә була. Әйтик, торак шартларын яхшыртуга кагылышлы сорауларны район башкарма комитетының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык секторына бирергә мөмкин. Алдан язылу өчен телефон: 21045. Шушы ук номер буенча алдан язылып, төзелеш һәм инфрастуктур үсешкә кагылышлы сорауларны район башкарма комитетының төзелеш, архитетура һәм шәһәр төзелеше бүлегенә бирә аласыз. Опека һәм попечительлек секторы белгечләре дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә кабул итәләр. Алдан язылу өчен телефон: 25105. 

Алдан язылу буенча җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать итәргә була. Район башлыгының кабул итү көне – сишәмбе. Алдан язылу өчен телефон: 21659. Район башлыгы урынбасарыныкы – дүшәмбе. Язылу өчен телефон: 21560.  

Район башкарма  комитеты җитәкчесе сишәмбе көнне кабул итә. Аның урынбасарлары (инфраструктур үсеш, социаль мәсьәләләр, икътисади тармак буенча) – дүшәмбе көнне. Алдан язылу өчен телефон: 23061. 

Шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы сорауларны “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенә бирергә мөмкин. Кабул итү көне – дүшәмбе. Алдан язылу өчен телефон: 24242. 

Кеше хокуклары белән бәйле юридик сораулар буенча вәкаләтле вәкил чәршәмбе көннәрендә кабул итә. 24373 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. 
Авыл җирлекләре башлыкларының, шәһәр Советы депутатларының да кабул итү графиклары бар. Алар белән Әгерҗе районы сайтында танышырга була.  (https://agryz.tatarstan.ru). Үзегезнең депутатка кагылышлы мәгълүматны 24242, 22955 телефоннарына шалтыратып та белә аласыз. 

ИНТЕРНЕТ АРКЫЛЫ МӨРӘҖӘГАТЬ

РФ дәүләт хезмәтләре порталында ПОС (платформа обратной связи) хезмәте эшли. Сорауларны аның аша бирергә мөмкин. Шулай ук Әгерҗе районы сайтындагы (https://agryz.tatarstan.ru) “интернет-кабул итү” бүлеге аша да бирергә була. 

Борчыган проблеманы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы ярдәмендә дә җиткерә аласыз. Бу очракта төп шарт – хәбәрнең фото белән расланган булуы. Быел әлеге система аша 21 заявка кабул ителде. Өч ай дәвамында, узган елдагы заявкаларны да исәпкә алып, 25е хәл ителде. Хәл ителмәгәннәре киләчәккә планлаштырылды. Әлеге заявкалар арасында юл төзелешенә кагылышлылары күп һәм аларны фәкать юл фонды акчалары хисабына гына чишеп була. Гомумән, бер генә зявканы да игътибарсыз калдырмыйбыз. 

Ххх

Район хакимиятендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча белгеч эшли. Телефоны – 21659.
–    Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү, теркәү, хәл итү өчен юллау Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен теркәү тәртибе нигезендә башкарыла. Мөрәҗәгать нинди форматта булмасын – интернет ашамы, шәхси мөрәҗәгатьме, язмачамы – берсе дә игътибарсыз калмый, – ди Айгөл Әхмәтгәрәева.  

Быелның өч аенда халыктан 61 сорау кабул ителгән (14е – язмача, калганнары интернет аша). 22 сорау район башлыгының шәхси кабул итүе барышында каралган, калганнары хәл итү өчен тиешле ведомстволарга юлланган.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев