Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

"Созвездие-Йолдызлык" финалына кемнәр үтте?

Алар суперфиналда катнашу хокукы алдылар

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этабында чыгыш ясаган биш районның иң талантлы яшь артистлары Әгерҗе сәхнәсендә гала-концертта балкыдылар. Дәрәҗәле жюри тарафыннан Әгерҗе, Менделеев, Минзәлә, Актаныш, Мөслим районнарыннан сәхнәгә гашыйк балаларның 200дән артык чыгышына бәя бирелгәннән соң, аларның иң-иңнәре Казанда – суперфиналда катнашу хокукы алдылар.

Башкалабызда балкыячак йолдызларның чыгышларын районыбыз тамашачысына да карау бәхете елмайды. 

Район башлыгы Азат Вәлиев та әлеге матурлыкка, талантларга бай фестивальдә ике көн дәвамында яшь артистларның чыгышларын карап, озак вакытка җитәрлек уңай энергия алдык, аларга сокландык, диде. Ул шулай ук Әгерҗедәге зона этабын уздыруга зур ярдәм күрсәткән “Сетевая компания” җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиевка, “Ак Барс” Банк җәмгыяте идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәевка олы рәхмәтләрен җиткерде.

Башка районнардан килгән җитәкчеләр дә “Йолдызлык”ның зур бер гаилә, аның районнарны берләштерүче, балаларга үсәр өчен зур мөмкинлек бирүче масштаблы чара булуын билгеләп үттеләр.

Ә бу көнне сәхнәдә бүләкләнгән яшь артистларның күзләрендә шатлыклы күз яшьләре җемелдәде. Аларга Дипломнар, бүләкләр тапшырылганда залда утырган әти-әниләренең, педагогларының сөенечтән йөзләре балкыды. Ә Әгерҗенең 9 яшьлек җырчы “сандугачы” Рината Гозәеровага (җитәкчесе – Елена Скворцова) төп бүләк – кыйммәтле тун бүләк иткәндә зал тагын да көчлерәк алкышларга күмелде. Ринатаның бу – өченче тапкыр “Йолдызлык”та катнашуы. Ул узган ел да Казан сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә ирешкән иде.

Әнә шулай, күтәренке рухта төгәлләнде Әгерҗедәге “Йолдызлык” фестиваленең зона туры. Яшь артистларыбызга Казан сәхнәсендә дә уңыш яуларга язсын!

“Йолдызлык-Созвездие“ фестивалендә урын алган Әгерҗенең яшь артистлары
Беренче урын:
Әгерҗенең җырчы кызлары Рината Гозәерова, Анастасия Савинова.
Иж-Бубыйдан “Хыял“ бию ансамбле.

Икенче урын:
Әгерҗедән сүз осталары Данил Закиров, Салават Батыров.
Әгерҗе җырчылары Камилла Имаметдинова, Руфинә Сәхибкәрәмова, Алексей Казанкин.

Өченче урын:
Тирсәдән сүз остасы Нурислам Абдуллин.
Әгерҗедән “Драже“ бию төркеме.
Алар һәм Биманың “Эр ужара“ бию коллективы апрель аенда Казанда узачак суперфиналда катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев