Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сорау алу бүлекчәсе 30 еллык юбилеен каршы алды

Хезмәтләрен хөрмәтләп

10 ноябрьдә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Күптән түгел эчке эшләр органнарындагы иң яшь хезмәт – сорау алу бүлекчәсе 30 еллык юбилеен каршы алды. Әлеге бүлекчә хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүе хакында аның начальнигы Рәзинә АБДУЛЛИНА белән сөйләшәбез.

– Рәзинә Минерафисовна, күпләр сезнең эшчәнлекне күз алдына да китермидер. Сорау алучының эше нидән гыйбарәт?
– Гади генә итеп әйткәндә, сорау алучы – шул ук тикшерүче ул. Тикшерү бүлекчәсе хезмәткәрләре кебек үк, без дә җинаять эшләрен тикшерү белән шөгыльләнәбез. Аерма шунда гына: безгә уртача һәм зур булмаган авырлыктагы җинаятьләрне тикшерү йөкләнгән. Болар, нигездә, кечкенә зыян китергән урлашулар, мошенниклык, үтерү белән янау, наркотик матдәләр саклау, сәламәтлеккә җиңелчә яки уртача зыян китергән кыйнаулар, салмыш хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү һәм башкалар. Соңгысына килгәндә, анысы – иң киң таралган хокук бозу. 10 ай эчендә генә дә безнең аша 15 эш узды.

– Сезнең бүлекчә зур түгел, ә материаллар күп керәдер, мөгаен. Эшләрне ничек бүлешәсез?
– Без, чыннан да, бик аз. Хезмәттәшләрем – барысы да тәҗрибәле, зур стаж ияләре. Өлкән сорау алучы Диана Юзекаеваның бу хезмәткә килүенә – 14, сорау алучы Рамис Залиловныкына 10 ел инде. Мин үзем балигъ булмаганнар подразделениесеннән бирегә 2017 елда күчтем. Һәрберебезгә аена 3-4 эш туры килә. Җинаять эшен тикшерү срогы җинаять-процессуаль законнар белән билгеләнгән һәм 30 тәүлек тәшкил итә. Ихтыяҗ булган очракта прокурор тарафыннан озынайтыла ала. Эшләрне тигез итеп һәм чират буенча бүләргә тырышабыз.

– Эшегездә нинди катлаулылыклар белән очрашасыз?

Кызыклы язма белән тулырак итеп газетабызның бүгенге санында таныша аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев