Стаж турындагы белешмәне интернет аша алырга була
15 январьдан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Әлегә кадәр мондый белешмә алу өчен райондашларыбыз архив бүлегенә шәхсән киләләр иде. - Менә мин дә иртүк торып Исәнбайдан ук шундый белешмә алырга дип килдем. Мәктәптә укыган чакта җәйге каникул вакытында колхозда эшли идек...
15 январьдан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Әлегә кадәр мондый белешмә алу өчен райондашларыбыз архив бүлегенә шәхсән киләләр иде.
- Менә мин дә иртүк торып Исәнбайдан ук шундый белешмә алырга дип килдем. Мәктәптә укыган чакта җәйге каникул вакытында колхозда эшли идек бит. Шул хакта архив бүлегеннән белешмә алсам, пенсиям бераз артмасмы икән дигән өметем бар, - ди ветеран мөгаллимә Фәридә ханым Ханнанова.
- Эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмә бирүебезне үтенеп узган ел бүлеккә бер меңгә якын райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Бу төр хезмәт күрсәтү бик тә популяр. Көн саен бүлеккә 3-4 кеше килә, - ди район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Марина Романова.
Хәзер мондый белешмәне алу өчен гаризаны райондашларыбыз интернет аша да бирә ала. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында күптән түгел нәкъ менә шундый хезмәт күрсәтелә башлады. Моның өчен әлеге порталга кереп, "архивтан белешмә" дигән бүлекне табарга гына кирәк. Гариза язу өчен "электрон паспортың" булу, ягъни ЕСИА аша теркәлүең мәҗбүри.
Белешмәләр 21 эш көне дәвамында әзер була. Кирәк булган очракта ул 30 көнгә кадәр озайтылырга да мөмкин. Әзер белешмәне электрон һәм кәгазьдәге формасында йә күпфункцияле үзәктә, йә архив идарәсендә, йә Россия почтасы аша алырга була. Шул ук портал аша электрон документ рәвешендә алу мөмкинлеге дә бар. Әмма бу очракта әлеге белешмәнең юридик яктан көче булмаячак.
Киләчәктә дәүләт архивы дәүләт хезмәтләре порталы аша башка төр белешмәләрне дә бирергә планлаштыра. Архивтан кәгазь формасындагы белешмәләр түләүсез бирелә.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев