Сөткә бәя нигә төшә
Соңгы вакытларда авыл халкыннан "сөтнең бәясе тагын да кими икән" дигән борчулы сүзләр еш ишетелә башлады. Югыйсә, быел кышкы чорда аның бәясе, узган ел белән чагыштырганда, болай да түбәнрәк иде инде. Узган елның декабрендә халыктан сөтне уртача 20 сумнан җыйган булсалар, быел ул 18 сум тәшкил итә. - Ә безнең...
Соңгы вакытларда авыл халкыннан "сөтнең бәясе тагын да кими икән" дигән борчулы сүзләр еш ишетелә башлады. Югыйсә, быел кышкы чорда аның бәясе, узган ел белән чагыштырганда, болай да түбәнрәк иде инде.
Узган елның декабрендә халыктан сөтне уртача 20 сумнан җыйган булсалар, быел ул 18 сум тәшкил итә.
- Ә безнең сөт җыючы Рита Петрова шул түбән бәя белән дә исәп-хисап ясарга ашыкмый. Ноябрьнең 15енә кадәр 18 сум белән түләгән иде. Шуннан соң акча күргәнебез юк. Җитмәсә, көн саен "сөткә бәя тагын да төшәчәк" дип куркытып тора, - ди Биектаудан Филисә Зарифуллина.
Гомер-гомергә күп итеп мал асраучы бу гаиләнең абзарында өч сыеры бар бүген.
- Хәзер сөт кимеп бетте инде. Шулай да көн саен уртача 20-23 литр тапшырып бара идем әле. Сөт аз савылган чорда бәясе тагын да төшсә, сыер асрауның бер файдасы да калмый инде, - дип борчыла ул.
Бу хәбәр сөт тапшырып азмы-күпме керем алучы башка гаиләләрнең дә күңел тынычлыгын алгандыр. Чөнки яшерен-батырын түгел, күпчелек авыл кешесенең төп керемен нәкъ менә сөт сатудан кергән акча тәшкил итә бит.
- Әлеге күңелсез хәл безнең кесәгә "сугарга да өлгерде" инде. Без узган ел бу чорда югары сортлы сөтне 26,50 сум белән тапшыра идек. Бүгенге көндә 22 сум белән бирәбез. Декабрьнең 15еннән бәя 50 тиенгә төшкән иде, 20сеннән тагын 50 тиенгә кимеде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 400 мең сум акча югалттык. Бу акча безгә бер айлык хезмәт хакын капларга җиткән булыр иде, - дип уфтана "Сарсак-Омга" ширкәте җитәкчесе Рәзиф Харисов та.
- Кызганычка каршы, мондый күңелсез хәл бер безнең районда гына күзәтелми, республикада, хәтта башка өлкәләрдә дә шулай, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Әлеге сүзләрнең хаклыгына инану өчен Татарстандагы сөт комбинатларының сөтне сатып алу бәяләренә күз салу да җитә. Әйтик, "Алабуга сөте" җәмгыяте, узган елның декабре белән чагыштырганда, сөтнең килосы өчен 2,87 сумга кимрәк түли икән. "Арча" ширкәтендә әлеге сан 3,3 сум тәшкил итә. Яшел Үзән сөт комбинатында да бәя 1,5 сумга төшкән. Сүз уңаеннан: Яңавылдагы мегафермадан сөтне нәкъ менә әлеге сөт комбинатына алып китәләр.
Тулаем алганда, Татарстанда сөт сатып алу бәясе уртача 2,84 сумга кимегән. Күрше Ульян өлкәсендә - 2,26 сумга, Башкортостанда - 40 тиенгә... Әлеге исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде. Кайбер чыганаклар әнә шулай ил күләмендә сөткә бәя төшүнең сәбәбен чит илдән күпләп порошоклы сөт кертелү белән аңлаталар. Тик бу очракта моның сәбәбе түгел, ә борчулы хәлне чишү өчен нәрсә эшләнүе мөһим. Бу хакта телефон аша ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегенә җиткергәч, мондый җавап алынды:
- Министрлык җитәкчелеге әлеге хәлдән хәбәрдар. Безгә дә көн саен шундый борчулы 10-15 мөрәҗәгать кереп тора. Министрыбыз Марат Әхмәтов күрсәтмәсе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә әлеге проблема буенча хат юлланды.
Димәк, алдагы саннарның берсендә без бу мәсьәләнең чишелешенә кире әйләнеп кайтырбыз әле. Шулай да яхшыга өметләнәсе килә. Чөнки бусагада Яңа ел бит. Ә Яңа елдан күңел бары күңелле хәбәрләр генә көтә.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев