Тәбәрле авыл җирлеге волонтерлары махсус хәрби операция хәрбиләренә үлән чәйләре әзерлиләр
Җирлектә җыен узган көнне дә авылның мәдәният йорты фойесында әлеге игелекле эш белән мәшгуль иде алар
Тәбәрле авыл җирлеге волонтерлары махсус хәрби операция хәрбиләренә үлән чәйләре әзерлиләр. Җирлектә җыен узган көнне дә авылның мәдәният йорты фойесында әлеге игелекле эш белән мәшгуль иде алар.
Гомумән, бу җирлек халкы илебез иминлеге сагына басучыларга ярдәм күрсәтүдә иң активлар рәтендә.
– Маскировка челтәрләре үрәбез, оекбашлар, мунчалалар бәйлибез, окоп шәмнәре ясыйбыз. Чәкчәк пешерәбез, токмач кисәбез. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән хәйрия чаралары әзерләнә, – дип сөйләделәр волонтерлар.
Яңа елдан үлән чәйләре тутыра башлаганнар. Аңа мәтрүшкә, гөлҗимеш, киптерелгән алма, бөтнек, карлыган яфрагы кебек файдалы үләннәр, яфраклар, җимешләр кушалар.
– Хәзинәдә ни бар, барысын да алып киләбез. Тәмле дә, файдалы да булсын дип телибез, – диләр алар.
Җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов махсус хәрби операция хәрбиләренә гуманитар ярдәм күрсәтүдәге активлыклары, ватанпәрвәрлек сыйфатлары өчен җирлек халкына олы рәхмәтен җиткерде.
Патриотлык темасын дәвам итеп, шуны әйтү кирәк, мәдәният йорты фойесында әлеге темага стендлар да урын алган. Аларда Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция, быел республикабызда игълан ителгән “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы” темалары чагылыш тапкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев