Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Табигать бәла-казасына каршы – бергәләп

Барлык эш барышы район җитәкчелегенең контролендә

Чәршәмбе көнне шәһәр һәм районның кайбер авыллары буйлап узган давыл әгерҗелеләргә Пугачево шартлауларыннан соң күп кенә объектларга һәм торак йортларга зыян килгән 2011 елны хәтерләткәндер. Бу юлы килгән зыян берничә тапкырларга кимрәк булса да, ул барыбер бар. 

Иртәнге сәгать 10нар тирәсендә яуган көчле яңгыр, давыл, боз күп кенә җимереклекләр алып килде. МЧС һәм бердәм диспетчерлык хезмәте телефоннары тынып тормады. Социаль челтәрләрдә табигый бәла-каза белән бәйле фотолар һәм видеолар таралды. Кайдадыр түбә кубарып атылган, кайдадыр агачлар, баганалар йолкып алынган. 

Электр линияләре сафтан чыккан. Газүткәргечләрдә өзеклекләр бар. Парковкаларга куелган машиналарга зыян килгән. Бәла-каза социаль объектларны да, күпкатлы йортларны да, шәхси секторны да жәлләмәде. Яңгыр тәмамланырга да өлгермәде, район хакимияте бинасында район башкарма комитеты җитәкчесе – гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Ленар Нургаянов җитәкчелегендә оператив рәвештә комиссиянең чираттан тыш утырышы уздырылды.

Давыл китергән зыянны исәпләү һәм бәла-каза нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча берничә комиссия булдырылды. Һәр комиссия, кичекмәстән үз участокларын йөреп чыгып, җимереклекләр буенча актлар төзеде. Ә ул вакытта янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтүче оешмалар, хезмәт коллективлары, шул исәптән район хакимияте, шәхси предприятиеләр  вәкилләре, шулай ук гади гражданнар шәһәрне тәртипкә китерү эшенә керештеләр. Ауган агачларны һәм ботакларны, түбәдән очып төшкән калайларны һәм такталарны җыештырдылар. Техника һәм эшче көчләр белән шәһәрнең барлык төзелеш оешмалары да ярдәмгә килде. Газ хезмәте һәм электр челтәрләре бригадалары үз участокларында эшләделәр. Алабугадан хезмәттәшләре дә аларга ярдәмгә килде.

*   *   *

Барлык эш барышы район җитәкчелегенең контролендә. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен юкка чыгаруга кагылышлы сораулар белән 24141, 24242, 23061, 22246, 22042 телефоннарына шалтыратырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев