Таҗи Гыйззәтнең туган авылында – яңа клуб
Күренекле драматург, театр эшлеклесе, актер Таҗи Гыйззәтне бүләк иткән Барҗы-Умга авылында яңа клуб ачу тантанасы булды. Бу - районда республика программасы буенча төзелгән алтынчы мәдәният учагы. 1975 елда Таҗи Гыйззәтнең 80 еллыгын яңа клубта зурлап уздырган булсалар, 41 ел эчендә агачтан төзелгән әлеге мәдәният учагы шактый тузган. Мичкә ягып җылытыла,...
Күренекле драматург, театр эшлеклесе, актер Таҗи Гыйззәтне бүләк иткән Барҗы-Умга авылында яңа клуб ачу тантанасы булды. Бу - районда республика программасы буенча төзелгән алтынчы мәдәният учагы.
1975 елда Таҗи Гыйззәтнең 80 еллыгын яңа клубта зурлап уздырган булсалар, 41 ел эчендә агачтан төзелгән әлеге мәдәният учагы шактый тузган. Мичкә ягып җылытыла, уңайлыклары юк. Җыр-моңга, сәхнәгә гашыйк барҗы-умгалыларга клуб кирәклеге көнүзәк мәсьәлә иде. Бу авылдагы 110 кешенең дә мәдәни тормыш белән яшәвенә шаккатасың. Сабыйлардан алып 70-80 яшьлек әби-бабайларга кадәр сәхнәдә алар. Клуб мөдире Алсу Дәүләтшина - үзе дә бик тынгысыз, иҗади эшләүче, фантазиягә бай ханым, халыкны да сәхнәгә тарта белә. Нинди генә кичәләр, бәйрәмнәр уздырмыйлар биредә! Әнә, быел яңа клуб төзеләчәк дигән хәбәрне ишетүгә "Чаткылар" ветераннар ансамбле оештырганнар. Сәхнә костюмнары чыгымнарын да үзләре күтәргәннәр. Тәлгать Гыйззәтов, Ирек Хәтбуллинның баян көенә авыл апалары җыр сузып кунакларны каршы алдылар.
Клуб илле кешегә исәпләнгән, уку залы, грим бүлмәсе бар. Таҗи Гыйззәт турында стенд эшләгәннәр.
- Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" төзүчеләре эшне кызуда тоттылар, сыйфатлы да итеп эшләделәр, - ди Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев аларга тирән рәхмәтен җиткереп.
Район башлыгы Валерий Макаров, барҗы-умгалыларның олы шатлыгын уртаклашып, клубка 100 мең сумлык сертификат бүләк итте. Баш төзүче Илнур Мифтахиев кулыннан символик ачкыч алганда Алсу ханым клубны шаулатып-гөрләтеп эшләтергә сүз бирде.
Клубка узган апалар уку бүлмәсендә яңа китаплар белән таныштылар. Кичкетаңнан килеп эшләүче китапханәче Әлфинә ханым Төхбәтова да бирегә ешрак килергә, авыл халкын вакытлы матбугат, китаплар белән таныштырып барырга сүз бирде.
Сәхнә осталары бу көнне үк матур чыгышлары белән сөендерделәр. Район Мәдәният сарае җырчылары, авыл үзешчәннәре, "We dance" төркеме, Ильвина һәм Динараның биюләрен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
- Гомер буе сәхнә тормышы белән яшәгәч, өлкән яшьтә дә тыныч кына өйдә ятуны күз алдына китерә алмыйм. Концерт, спектакльләрне баян моңнарына күмәм. Җырлап яшәгәч картаерга вакыт юк, - ди баянчы Тәлгать ага Гыйззәтов.
- Без Ижаудан ук авыл бәйрәмнәрен сагынып кайтабыз. Яңа елда костюмнар тегеп маскарадта катнашабыз. Әле менә кызу эш вакыты дип тормадылар, бик матур Урам бәйрәмнәре уздырдылар. Бу якты, матур клубыбыз, әнә шулай, гөрләп эшләсен иде дигән теләктә калабыз, - диделәр кунакка кайткан Зәмфирә Хикмәтуллина һәм Тәслимә Ахунова.
Белешмә:
Барҗы-Умгада республика программасы буенча фельдшерлык-акушерлык пункты төзелде, яңа клуб сафка басты.
Хөкүмәт ярдәме белән авыл урамнары төзекләндерелә.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев