Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

"Татарча диктант"ка кушылучылар елдан-ел күбәя

Бик кирәкле акция

Быел “Татарча диктант“ белем тикшерү акциясенә күп райондашларыбыз кушылды.

Бөтендөнья күләмендә узучы “Татарча диктант“ 2016 елдан бирле уздырылып килә. Узган ел бу акциягә кушылучылар бер меңнән артык иде. Быел бу сан тагын да күбрәк булды.

Быел диктантны алдан билгеләнгән пунктларга барып та, ТНВ, “ТНВ-Планета“ каналлары ярдәмендә язарга мөмкинлек булды. Диктант язу пунктлары итеп китапханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары билгеләнде.

– “Татарча диктант“ – бик кирәкле акция. Ул татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыра, кызыксындыру булдыра, мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә, дөрес язу күнекмәләрен үстерүгә этәргеч, стимул бирә, телебезгә хөрмәт тәрбияли, – диде Үзәк китапханәдә диктант язучыларны сәламләп, акцияне безнең районда оештыручыларның берсе, Әгерҗе үзәк китапханәсендә укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова.

Быел диктант халык язучысы Гомәр Бәширов истәлекләре буенча иде. Ул анда композитор Сара Садыйкова белән “Җидегән чишмә“ җыры язылу тарихын бәян иткән. “Чишмә моңы ничек җыр булды?“ дип аталган тестны Үзәк китапханәдә Чулпан Нурмөхәммәтова укыды.

– Лаеклы ялда булганга, китапханә сукмагына тузан төшермибез. Быел диктант язып карарга булдык. Беренче тапкыр катнашуыбыз. Бүген үзебезне мәктәп елларына кайткандай хис итәбез, – диделәр Зөһрә Фәйзуллина, Фәнсия Шәйдуллина, Гөлсинә Минеханова.

– Мин өченче тапкыр катнашам. Китапханәдә безне шушы җыр каршылавы иҗади мохит булдырды. Гомәр Бәширов һәм Сара Садыйкова багышланган күргәзмәдәге көянтә-чиләген асып чишмәгә суга килгән кыз күңелгә аеруча хуш килде. Алдагы елларда да бу акциядә катнашачакмын, – диде район Мәдәният сарае хезмәткәре Лилия Рәсүлева.

– Мин китаплар укырга бик яратам. Үзем шигырьләр дә язам. Әдәби китаплар укуның файдасы зур икән. Белемемне сынадым, текст минем өчен авыр булмады, – диде Минзилә Шәвәлиева.

Әлеге акция Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә дә уза. Диктант нәтиҗәләре бер айдан билгеле булачак. Билгеләрне diktant.tatar сайтына кереп, телефон һәм код буенча карап булачак.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев