Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Татарстан Президенты – Әгерҗедә

Бүген, 1 мартта, район Мәдәният сарае залында Әгерҗе муниципаль районы һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советларының берләштерелгән утырышы үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рөстәм Миңнеханов иң элек район предприятиеләре, учреждениеләре һәм эшмәкәрләре эшчәнлеген яктыртучы күргәзмә, алар җитештергән продукция белән танышты. Аннан кунаклар һәм депутатлар район башкарма...

Бүген, 1 мартта, район Мәдәният сарае залында Әгерҗе муниципаль районы һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советларының берләштерелгән утырышы үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов иң элек район предприятиеләре, учреждениеләре һәм эшмәкәрләре эшчәнлеген яктыртучы күргәзмә, алар җитештергән продукция белән танышты. Аннан кунаклар һәм депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровның 2012 елда районның социаль-икътисади үсеше турындагы отчетын һәм 2013 елга бурычлар турындагы чыгышын тыңладылар. Фикер алышуларда Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаветдинов һәм Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин катнашты. Татарстан Президенты депутатларны республикада башкарылган мөһим эшләр һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Башкарма комитет җитәкчесе Валерий Макаровка һәм аның командасына алда торган әһәмиятле бурычларны үтәүдә уңышлар теләде.
Рөстәм Миңнеханов бер төркем хезмәт алдынгыларына дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырды. Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә ирешкән уңышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Раилә Мастикаевага "ТРның атказанган экономисты" мактаулы исеме бирелде. "Яңавыл" бүлекчәсе механизаторы Илдус Гыйльмегаянов "ТР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" исеменә лаек булды. "СтройГрад" ширкәте җитештерүчесе Николай Гришин һәм вагон депосының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча начальник урынбасары Любовь Кузьминага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев