Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының XXXII утырышы узачак
Көн тәртибе
Агымдагы елның 14 ноябрендә сәгать 9да район хакимиятендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының XXXII утырышы уза.
Көн тәртибендә:
1. Әгерҗе муниципаль районының 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына бюджет проекты турында.
2. «2023 елга һәм 2024-2025 елларның план чорына Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы бюджеты турында» Әгерҗе муниципаль районы Советының 2022 елның 15 декабрендәге 23-1 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. "Әгерҗе муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы идарәче вазифаларын һәм вазифаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында" Әгерҗе муниципаль районы Советының 2014 елның 9 апрелендәге 32-4 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4. Әгерҗе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Әгерҗе районында муниципаль вазифаларны биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында, шулай ук Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында муниципаль вазифаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында белешмәләр тапшыру турында» 2016 елның 11 апрелендәге 8-4 санлы карары үз көчен югалткан дип тану хакында.
5. Әгерҗе муниципаль районы Советының 2018 елның 20 августындагы 29-2 санлы карары белән расланган Әгерҗе муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
6. Әгерҗе муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында Әгерҗе муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
7. Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында.
ххх
Утырышка район Советы депутатлары, оешма-учреждение җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев