Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Татарстанда 1 сентябрьдә мәктәп линейкалары саф һавада узачак

Мәктәпләрдә "Тынычлык дәресе" үткәрелмәячәк

Казанда мәктәп линейкаларын үткәрүдән баш тарту турында карар кабул ителде. Коронавирус пандемиясе аркасында, аларны үткәрүдән баш тартырга булганнар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

1 сентябрь көнне Әгерҗедә чаралар нинди форматта узачагы турында район мәгариф бүлегендә белештек.

Бу юлы Белем көнендә мәктәпләрдә традицион «Тынычлык дәресе» булмаячак. Тантаналы линейкалар саф һавада һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәп үткәреләчәк.

1 сентябрьдә Әгерҗе районында барлыгы 481 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Шуларның 361е - Әгерҗе шәһәрендә, 120 бала - авылларда.

Элегрәк "Әгерҗе хәбәрләре" укучылар мәктәптә маска һәм перчаткалар киеп йөрергә мәҗбүр булмаячак, дип язган иде.

Искәртеп узабыз, 2020/2021 уку елы көндезге режимда һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәп башланачак, әмма РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләргә яңа типтагы коронавирус белән хәл начарайган очракта онлайн-укуга күчәргә тәкъдим иттеләр — ведомстволар төбәк хакимиятләренә тиешле хат юлладылар инде.

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев