Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Чәчәк атучы район

Быел Әгерҗе районы оешуга 85 ел тулу уңаеннан "Чәчәк атучы район" акциясе игълан ителде. Соңгы елларда Әгерҗедә дә, авылларда да күз явын алырдай чәчәкләр үстерүче, йорт тирәсен гөлләргә күмеп, зәвык белән бизәүче чын хуҗалар арта. Мондый йорт, предприятие, оешма тирәсеннән һәркем аларга сокланып үтә. "Чәчәк атучы район" акциясе кысаларында түбәндәге...

Быел Әгерҗе районы оешуга 85 ел тулу уңаеннан "Чәчәк атучы район" акциясе игълан ителде.
Соңгы елларда Әгерҗедә дә, авылларда да күз явын алырдай чәчәкләр үстерүче, йорт тирәсен гөлләргә күмеп, зәвык белән бизәүче чын хуҗалар арта. Мондый йорт, предприятие, оешма тирәсеннән һәркем аларга сокланып үтә.
"Чәчәк атучы район" акциясе кысаларында түбәндәге номинацияләр билгеләнде:
"Үз тирәбезнең яшел бизәге" (учреждениеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм авыл җирлекләре арасында);
"Иң матур урам", "Иң матур ишегалды" (күпкатлы йортлар арасында);
"Яшеллеккә күмелгән йорт яным" (шәхси йортлар арасында);
"Иң төзек һәм чәчәк атучы авыл җирлеге".
Әйдәгез, бергәләп тирә-ягыбызны, мәктәп, кибет, предприятие тирәләрен яшеллеккә күмик, төзекләндерик. Бу эшкә зур теләк, фантазия һәм иҗади якын килгәндә кеше куллары әллә нинди могҗизалар тудырырга сәләтле. Тирә-юнебезне матурайту эшенә балаларыгызны да җәлеп итегез. Бергәләп матурлык тудырыгыз.
"Чәчәк атучы Әгерҗе районы" бәйгесенең шартлары белән agrge@tatar.ru район сайтында таныша аласыз. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр гаризаларны һәм үзләренең чәчәкләргә күмелгән тирә-якларын фотога төшереп "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясенә җибәрә һәм район сайтына куя алалар. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Ә иң мөһиме: сезнең тирә-ягыгыз шәһәр-авылларыбызны бизәп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев