Техника язгы кыр эшләренә әзерме
Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Комиссия составында «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Локманов, хуҗалык җитәкчеләре, Дәүләт техник күзәтү һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре һәм башкалар бар иде. Комиссия "Сарсак-Омга", "Агрохимсервис-Әгерҗе" ширкәтләрендә, Ямурзада Сәхиповларның крестьян-фермерлык хуҗалыгында, "Кам.Ключ", "Кадыбаш" бүлекчәләрендә булды. -...
Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
.jpg)
Комиссия составында «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Локманов, хуҗалык җитәкчеләре, Дәүләт техник күзәтү һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре һәм башкалар бар иде.
Комиссия "Сарсак-Омга", "Агрохимсервис-Әгерҗе" ширкәтләрендә, Ямурзада Сәхиповларның крестьян-фермерлык хуҗалыгында, "Кам.Ключ", "Кадыбаш" бүлекчәләрендә булды.
- Әлеге хуҗалыкларның барысында да тагылма агрегатлар ремонтланып, бер сафка тезелеп куелган. Үзебездә эшләнгән тракторлар да язгы кыр эшләренә әзер. "Ак Барс-Әгерҗе" ширкәте тракторларының кайберләре хәзерге вакытта "Тирсә-Транс" участогында төзекләндерелә. Шулай да хуҗалык җитәкчеләре арасында чит ил техникасын ремонтлау өчен запас частьләр булмавына зарланучылар булды. Бу мәсьәлә дә хәл ителер дип өметләнәбез. Чөнки "Ак Барс" Холдинг компаниясенең агросәнагать комплексы буенча генераль директор урынбасары Камил Галиев шушы көннәрдә әлеге проблемага чишелеш табылачак дип белдерде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Тикшерү барышында тракторларның механизаторлар белән тәэмин ителеше дә каралды.
- Иң мөһиме - механизаторлар өчен имин эш шартлары булдыру. Һәр эшче инструктаж узарга тиеш. Кеше гомеренең бар нәрсәдән кыйммәт булуын онытмагыз, - дип басым ясады Әнәс Локманов.
Ул быел безнең районда язгы кыр эшләренә әзерлекнең узган елга караганда яхшырак булуын да билгеләп үтте.
- Авыл хезмәтчәннәре алдына язгы кыр эшләрен быел да кыска срокта башкарып чыгу бурычы куела. Тик сан артыннан куып, сыйфат турында онытырга ярамый. Барлык агротехник чараларны төгәл башкарган очракта гына мул уңыш алуга өметләнергә мөмкин, - диде Казан вәкиле.
Агротехник чараларга килгәндә, бик тиздән, кар эреп бетәр-бетмәстән, кышкы уҗымнарны тукландыру эше башлана. "Агрофирма-Әгерҗе" басуларына бу эшне башкару өчен ике авиабригада килүе көтелә. Шулай ук үзләре ясаган тукландыру җайланмаларыннан да файдаланачаклар.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев