Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тимер юл оешмалары хезмәткәрләре спартакиадада сыналды

Ярышларда сыналучыларның күбесе яшьләр иде

Бу көнне “Орешник“ ял паркына иртән үк тимерьюлчылар хуҗа булды. Чөнки биредә Горький тимер юлының Ижау бүлекчәсенә караган предприятиеләр арасында “Без бергә“ дип исемләнгән спартакиада узды. Сигез командадан 80 катнашучы өчен җан атучы хезмәттәшләренең “Тизрәк, биегрәк, җитезрәк, алга“ дип кычкырган тавышларыннан тирә-юнь яңгырап торды. 

Ярышларда сыналучыларның күбесе яшьләр иде. Бу аеруча сөендерә. Чөнки алар булган җирдә генә һәр чара күңелле, дәртле, күтәренке кәефтә уза. 

–    Бу – командаларны берләштерә торган спорт чарасы да. Егет-кызларның старт алдыннан бер-берсенә киңәшләр, ә ярыш вакытында көч бирүен күзәтү бик рәхәт, – диде спорт мәктәбе директоры урынбасары, бәйгенең баш хөкемдары Наталья Мөхәммәтҗанова.  

Бу көнне тимерьюлчылар ГТО нормаларын да тапшырдылар. Иң соңыннан аркан тару ярышында сыналдылар. 

Җиңүче командалар Ижау бүлекчәсе профсоюзлар комитеты рәисе Лилия Әхмәтзакирова кулыннан Мактау грамоталары, бүләкләр алдылар. 

ЭСТАФЕТАДА ҖИҢҮЧЕЛӘР:
 

Беренчедә – ЛокоТех-сервис предприятиесе.
Икенчедә – РЦС-5 командасы.
Өченчедә – ТЧП-7 командасы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев