Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тимер юл ветераны Зоя Иванова өч кызы, алты оныгы, ун оныкчыгы белән горурланып яши

Картлык көнендә – кадер-хөрмәттә

Әгерҗедә яшәүче Зоя ИВАНОВАга 90 яшь тулды. Өч кызы, алты оныгы, ун оныкчыгы белән горурланып яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны ул.

Зоя Удмуртиянең Кизнер районында күп балалы гаиләдә туган. Туган авылларында мәктәп булмаганлыктан күрше авылга йөреп укыганнар. Яз көне елгада боз ватылып, суга төшкән чаклар булса да, мәктәпкә яратып йөри. Әмма дүрт сыйныфтан соң укуын ташларга мәҗбүр була.

– Авыл Советын җитәкләүче әтием сугыш башлану белән фронтка китте. Сигез яшьтә генә булсам да ат чанасына утырып район үзәгенә киткән әтиемне яхшы хәтерлим. Аны соңгы күрүем булган икән: 1943 елда Смоленск өлкәсендә җирләнде дигән хәбәр килде. Ун яшемнән колхоз эшенә йөри башладым. Яшүсмер малайлар ат җикте, безгә үгез җигәргә туры килде. Арба я чана җигеп басудан салам, ашлык ташыдык, фермадан тирес түктек, – дип искә алды үсмер елларын Зоя Николаевна.

18 яше тулгач, Казанга китсә дә, авылдашы Николай белән гаилә коргач, алар Кизнерга күченәләр. Училище тәмамлаган Николай тимер юлда хезмәт куйганлыктан, Зоя да тимер юлга эшкә керә.  Анда бераз эшләп Әгерҗегә күченгәч, алар икесе дә һөнәрләренә тугры калалар: җәмәгате – машинист, Зоя стрелочник булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шул эштә хезмәт куялар. 

–    Әниебез кечкенә сеңлеләрен һәм энеләрен укыту өчен иртә эшли башласа да, безне укытырга күп көч куйды: институт һәм техникумнарда белем алып һөнәрләр үзләштердек. Мин Ижау станциясе вокзалында белешмәләр бюросы дикторы булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач, Әгерҗегә күченеп кайттык. Дүрт ел элек әниебезне дә үзебезнең янга алып кайттык. Әниебез безгә караганда да кияүләрен ныграк ярата. Бергәләп килешеп-аңлашып яшибез, – диде уртанчы кызы Галина. Кияве Юрий Александрович Бойковка сүз биргәч, “Горячо любимая мама“ дип сүз башлавы матур итеп яшәүләрен ачык күрсәтеп тора.

Зоя Николаевна аралашырга бик ярата. Удмуртлар белән – удмуртча, татарлар белән – татарча, руслар белән рус телендә рәхәтләнеп аралаша.

– Олуг юбилеем белән иң элек Тулада яшәүче сеңелем Рита котлады. Сигез баладан икебез генә калдык инде. Аннары Мәскәүдә, Казанда, Ижауда, Йошкар-Олада яшәүче оныкларым шалтырата башлады. Сүз уңаеннан, аларның күбесе тимер юл өлкәсендә эшли. 28 яшемнән лаеклы ялга чыкканчы эшләгән Әгерҗе станциясенән дә котларга килделәр. Россия Президенты һәм район башлыгының котлауларын алып килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Шәрипов та бик җылы теләкләр җиткерде. Бергәләп программист булып эшләгән кызым Светлана ясаган видеофильмны карап гомер китабымның битләрен карап чыктык. Гомергә онытылмаслык матур бәйрәм булды, – дип һәммәсенә рәхмәтләрен җиткерде тимер юл ветераны. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев