Тирсә авылы Мәдәният йортында танылган җырчы Закир Шахбан белән концерт-очрашу узды
Чара “Пушкин картасы” программасы кысаларында Сарсак-Омга лицее, Тирсә, Көчек һәм Кичкетаң урта мәктәбе укучылары өчен оештырылды
18 апрель көнне Тирсә Мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган артисты, танылган җырчы һәм музыкант Закир Шахбан белән искиткеч концерт-очрашу булды, дип хәбәр итә “Сарсак-Омга лицее”.
Бу чара “Пушкин картасы” программасы кысаларында Сарсак-Омга лицее, Тирсә, Көчек һәм Кичкетаң урта мәктәбе укучылары өчен оештырылды.
Ике телле аудиторияне исәпкә алып, чыгыш күбесенчә рус телендә барды, бу барлык катнашучыларга да артистның иҗаты белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирде.
Чара барышында:
- Артист укучыларны үзенең иҗаты белән таныштырды;
- Танылган композиторларның заманча татар җырларын башкарды;
- Тамашачыларны баянда инструменталь әсәрләр белән шатландырды;
- Совет композиторларының танылган җырларын яңгыратты;
- Бөек Ватан сугышы чоры җырларын башкарып, Закир Шахбан балалар белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгының мөһимлеге турында фикер алышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев