Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Тирсә мәктәбендә укучыларны хәрби хезмәт нигезләренә өйрәтү буенча укулар тәмамланды

Җыеннар вакытында унынчы сыйныф укучылары хәрби хезмәт нигезләрен үзләштерделәр

15 майда Тирсә мәктәбе базасында яшь солдатларны әзерләү буенча биш көнлек укулар төгәлләнде, дип хәбәр итә “Мәгариф идарәсе”. 

Чарада хөрмәтле кунаклар: 

-Татарстанның Әгерҗе районы хәрби комиссары - подполковник Илгиз Галиев 

-Хезмәткә чакырылучыларны әзерләү бүлеге начальнигы Роза Конакова

-Мәгариф идарәсе башлыгы - Вәсилә Сәфиуллина 

-Әфган ветераннары һәм махсус операциядә катнашучылар бергәлеге вәкилләре катнашты.

Җыеннар вакытында унынчы сыйныф укучылары хәрби хезмәт нигезләрен үзләштерделәр: строевой адым, ату, физик әзерлек һәм тактик әзерлек күнекмәләре алдылар. 

Программа тормыш куркынычсызлыгы курсының тәҗрибәле инструкторлары һәм укытучылары тарафыннан оештырылды. Кызыклы һәм мәгълүматка бай булып, катнашучы барлык кунаклар һәм тәрбиячеләр тарафыннан хупланды. 

Чара нәтиҗәләре укучылар материалны югары дәрәҗәдә үзләштергән булуын күрсәтте.   
 
Егетләрне илебезне яклау юлына басуда беренче адымнарын уңышлы узулары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев