Тирсәдә ир-егетләр хатын-кызларга “сюрприз“ ясаган
Әле моңа кадәр Тирсәдә яшәүче гүзәл затларның 8 Мартка мондый бәйрәм күргәннәре булмагандыр. Авылыбыз ир-егетләре аларга "сюрприз" ясадылар. Бу көнне алар, "Ир-егетләр җырлаганда" дип исемләнгән концерт куеп, хатын-кызларны шаккатырдылар. Чынлап та, өч сәгать буе сәхнәдә бары көчле затлар гына чыгыш ясады бу көнне. Тамаша залында алма төшәр урын да юк...
Әле моңа кадәр Тирсәдә яшәүче гүзәл затларның 8 Мартка мондый бәйрәм күргәннәре булмагандыр. Авылыбыз ир-егетләре аларга "сюрприз" ясадылар. Бу көнне алар, "Ир-егетләр җырлаганда" дип исемләнгән концерт куеп, хатын-кызларны шаккатырдылар.
Чынлап та, өч сәгать буе сәхнәдә бары көчле затлар гына чыгыш ясады бу көнне. Тамаша залында алма төшәр урын да юк иде.
Сәхнәгә чыккан кырыклап ир-егет "Эх, сез, матур кызлар"ны җырлый башлауга ук зал көчле алкышларга күмелде. Алып баручылар "Илнара" белән "Рамилә" дә үзләрен бик оста, чая тоттылар. Апа-әбиләрне, яшь кызларны бәйрәм белән котладылар, шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр. "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар "Кәләпүшем" җырын башкардылар. Тирсә мәктәбе укучыларының да җыр-биюләре көчле алкышларга күмелде. Украинадан кайткан Михаил Туманов та матур җырларын бүләк итте. Данил Гозәеровны без биюче буларак белә идек, ул оста җырчы да икән. Аяз Камалов өлкән апаларга багышлап "Әбием-әбекәем" җырын башкарды да яраткан әбисенә чәчәк бәйләме бүләк итте. Флорид Җәләлов, Әлфинат Фәттахов та көчле тавышлары белән таң калдырды. Тирсә егетләре Марсель, Данил, Булат, Айзат, Рамил, Рәсил, Динар 8 Мартка багышланган скетч күрсәттеләр. Мөдәрис абыйның курайда, Альберт абыйның баянда, Зөфәр абыйның тальянда уйнавын тамашачы күңел биреп тыңлады. Алик абый, Азат, Фәрит җырлап кына калмадылар, "Матрешка" биюен дә башкардылар. Бу конңертта яңа талантларны да күрдек. Сәхнәдә тәүге тапкыр җырлаган Айрат Соболев, Илнар Гыйззәтуллин, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закировның җырларын көчле алкышларга күмдек.
Ә иң сокландырганы "Моңлы гармун" ансамбле чыгышы булды. Авылыбызда тугыз гармунчы бардыр дип уйламаган да идек. Булдырдылар, егетләребез! Мең рәхмәт аларга безгә искиткеч матур бүләк ясаганнары өчен. Алар концертны "Авыл малайлары" җыры белән төгәлләделәр. Авылда да менә дигән сәхнә осталары булуына сокланып, көчле затлар белән горурланып утырдык бу көнне.
Хатын-кызларга шундый матур бәйрәм оештырган һәркемгә авылдашлар исеменнән олы рәхмәт! Авылыбыз ир-егетләре шушы концерт программасы белән Кырынды авылына барырга җыена. Килегез, үкенмәссез, кырындылылар!
Раушания НИЗАМБИЕВА.
Тирсә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев