Тирсәгә спорт мәйданчыгы күптән кирәк иде
Шәһәр баласына буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру, сәләтен ачу һәм үстерү өчен барыбер шартлар күбрәк. Ә авыл баласы боларның күбесеннән мәхрүм иде бит. Рәхмәт Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка. Аның инициативасы белән Татарстан авылларында спорт мәйданчыклары төзү программасы уңышлы эшли . Әгерҗе районында гына да бүген шундый унбишенче мәйданчыкны ачабыз....
Шәһәр баласына буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру, сәләтен ачу һәм үстерү өчен барыбер шартлар күбрәк. Ә авыл баласы боларның күбесеннән мәхрүм иде бит. Рәхмәт Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка. Аның инициативасы белән Татарстан авылларында спорт мәйданчыклары төзү программасы уңышлы эшли . Әгерҗе районында гына да бүген шундый унбишенче мәйданчыкны ачабыз.
Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров Тирсә авылында спорт мәйданчыгы ачу тантанасын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде.
1818 кеше яшәгән, яшь гаиләләр авылда төпләнеп, яңа йортлар калкып чыккан, сабыйлар туып торган, мәктәбендә 186 укучы белем алган бу зур авылга мондый спорт мәйданчыгы күптән кирәк иде. Аннан соң Тирсәдә спорт сөюче яшьләр дә күп. Мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Рамил Гыйнатуллин да - бик инициативалы, үз артыннан укучыларын ияртә белүче мөгаллим. Тирсә көрәшчеләре, кул көрәше состаларының уңышлары белән районыбыз да горурлана. Әнә, Кичкетаңда узган Яшьләр көнендә дә җиңү Тирсә волейболчылары кулында булды. Менә хәзер тирсәлеләрнең бик шәп волейбол мәйданчыклары да булды. Ә аның янәшәсендәге төрле тренажерларда балалар да, яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә рәхәтләнеп шөгыльләнә алачак. Мәйданчыкның мәктәп белән рәттән булуы аеруча уңайлы.
- Әле ун ел элек кенә дә авыл баласы мондый мөмкинлекләр турында хыялланмагандадыр. Ә Татарстан - матур хыялларыбызны чынга ашыра торган республика. Тирсәдә генә дә соңгы елларда ветеринария пункты калкып чыкты. Мәдәният йортыгызга капиталь ремонт ясалды. Әле шушы көннәрдә генә анда 250 урындык кайтарылды. Юлларыгыз төзекләндерелде. Чиста су програмасы буенча зур эшләр башкарылды. Менә шундый уңайлыклары булган авылда балаларыбыз да сәламәт булып, спорт белән шөгыльләнеп, физик яктан чыныгып үсәргә тиеш. Бүген ачыла торган спорт мәйданчыгы һәркемне үзенә тартып торсын, - дип теләде район җитәкчесе.
Әлеге мәйданчыкны Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" төзүчеләре сафка бастырганнар.
- Без районда шундый биш мәйданчык төзедек инде. Балалар өчен булган объектларда эшебез һәрчак уң бара. Хәзер инде иң мөһиме бу мәйданчык буш тормасын, - диде Илнур Әмирович физкультура укытучысына символик ачкычны тапшырганда.
Шушы мәктәптә эшләүче Рәшит Гарифуллин:
- Без Тирсә мәктәбендә укыганда белемле физкультура укытучысы да, спорт корылмалары да булмады. Иске авыл клубы ишегалдында волейбол сеткасы белән тузып беткән туптан башка берни юк иде. Ә хәзер баш спортчыбыз Сирень Галиуллин җитәкчелегендәге спорт комплексы кичләрен гөрләп тора. Анда көрәш, армспорт, аэробика секцияләре эшли, штанга, кер күтәрү заллары бар. Хоккей коробкасы да төзеделәр. Балаларга, яшьләргә физик яктан чыныгып үсү, үзләрен формада тоту өчен авылда мондый мөкинлекләр булу зур шатлык инде ул, - диде.
- Үзе дә спорт мастеры булган Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәр авылда шундый спорт мәйданчыклары булдыру бурычын куйды. Димәк, башка зур авылларыбызда да мондый мәйданчыклар калкып чыгар әле, - дигән шатлыклы хәбәр белән төгәлләде чыгышын Валерий Макаров.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев