Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тиздән районда яңа медпункт ачыла

Фельдшерлык-акушерлык пункты бинасын төзү эшләре тәмамланды

Азево авылында яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты бинасын төзү эшләре тәмамланды. 

–     Медицина кирәк-яраклары кайтарылып, җиһазлар да урнаштырылды. Хәзерге вакытта территорияне тәртипкә китерү һәм техник коммуникацияләрне ялгау буенча эшләр алып барыла, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Анжелика Овчинникова. 

Бу – исәп буенча безнең районда республика программасы кысаларында торгызылган ундүртенче ФАП. Аны быел кулланылышка тапшыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә тәгаенләнгән республика программасы нигезендә торгызылган мондый беренче ФАПлар 2012 елда Биектау һәм Шаршады авылларында ачылган иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев