Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Тоннель“ операциясе барышында машина йөртүчеләрне тикшерәләр

Бүген, 31январьда, ЮХИДИ инспекторлары районда "Тоннель" операциясе кысаларында машина йөртүчеләрне тикшерәләр. Бу юлы игътибар үзәгендә - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләр. Инспекторларга ярдәмгә Россия буенча Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегеннән полиция вәкилләре дә җәлеп ителгән. - Салмыш хәлдә руль артына утырганнар юлларда аеруча куркыныч тудыралар. Полиция...

Бүген, 31январьда, ЮХИДИ инспекторлары районда "Тоннель" операциясе кысаларында машина йөртүчеләрне тикшерәләр.

Бу юлы игътибар үзәгендә - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләр. Инспекторларга ярдәмгә Россия буенча Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегеннән полиция вәкилләре дә җәлеп ителгән.

- Салмыш хәлдә руль артына утырганнар юлларда аеруча куркыныч тудыралар. Полиция вәкилләре катнашында уздырылучы бу чара закон бозучыларга җәзаның котылгысыз булуын аңларга ярдәм итәр дип уйлыйм, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов.

Ххх

ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай ук җәяүлеләргә "киемнәрегезгә, букчаларга яктылык кайтаручы элементлар тагыгыз", дип мөрәҗәгать итәләр. Наклейкалар, фликерларны сәүдә нокталарында табарга була.

Караңгыда торак пунктлар яныннан эштән кайтучы җәяүлеләргә мондый элементларны тагу аеруча кирәк. Әгәр ул юк икән, җәяүле кисәтү ала яки 500 сум күләмендә штраф салу мөмкинлеге дә бар. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән очракта гаепле җәяүле булачак икәнен дә истән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев