Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Торак алырга ярдәм итәбез

"Гади халыкка, бигрәк тә минем кебек бюджет хезмәткәренең хезмәт хакына гына яхшы фатир, йорт төзү мөмкин түгел. Ә банклардагы кредитның процентлары бик тә куркыта. Алабугадагы туганым Саклык банкында бюджет хезмәткәрләренә ташламалы кредит бирә башлауларын хәбәр иткән иде. Мондый кредит бездә дә биреләме һәм аның шартлары нинди икән?" Газета укучыбыз Х.Сәлимованың...

"Гади халыкка, бигрәк тә минем кебек бюджет хезмәткәренең хезмәт хакына гына яхшы фатир, йорт төзү мөмкин түгел. Ә банклардагы кредитның процентлары бик тә куркыта. Алабугадагы туганым Саклык банкында бюджет хезмәткәрләренә ташламалы кредит бирә башлауларын хәбәр иткән иде. Мондый кредит бездә дә биреләме һәм аның шартлары нинди икән?"
Газета укучыбыз Х.Сәлимованың бу соравы белән Россия Саклык банкы Алабуга бүлекчәсенең Әгерҗедәге өстәмә офисы җитәкчесе Елена РӘХМӘТУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.
- Әйе, Әгерҗе районында да квалификацияле белгечләргә Россия Саклык банкы ташламалы кредит бирү мөмкинлеге тудырды. 20 мартта Банкның Алабуга бүлекчәсе идарәчесе Айдар Шәрипов белән Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов квалификацияле белгечләргә - бюджет һәм коммерция өлкәсе хезмәткәрләренә һәм күп балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен ташламалы кредит бирүгә юнәлтелгән Килешүгә кул куйдылар. Әлеге уртак торак программасы нигезендә ташламалы кредит хезмәт хакын Саклык банкы учреждениеләре аша алучы бюджет һәм коммерция өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә һәм күп балалы гаиләләргә бирелә. Моның өчен тиешле документлардан тыш, хезмәткәрнең кредит заявкасы, ә коммерция өлкәсендә эшләүчеләргә эш урыныннан җитәкченең ходатайствосы да булырга тиеш.
Торак кредитларының өстенлеге нәрсәдә соң?
Процент ставкасы 9,5 проценттан башлана һәм кредит 30 елга кадәр бирелә. Беренчел минималь взнос 10 проценттан да ким булмаска тиеш. Кредитны вакытыннан алда түләсәң, комиссия алынмый. Кредитны әзер яки төзелә торган торак, гараж, шәхси йорт төзү өчен алып була.
Безнең учреждение аша хезмәт хакы алучы бюджет хезмәткәрләрен торак шартларын яхшырту өчен мондый мөмкинлектән файдаланып калырга чакырабыз. Ташламалы кредит алу турындагы тулырак мәгълүматны сезгә хезмәткәрләребез К.Маркс урамындагы 18нче йортка урнашкан өстәмә офиста бирерләр. Телефоныбыз 22255, 22163. Килегез, шимбә-якшәмбедән кала, һәркөнне 8-17 сәгатьләрдә көтәбез. Торак шартларыгызны яхшыртырга ярдәм итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев