Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Төзүчеләр нәселе вәкиле

“Шпатель, валик, буяу, эремә... Боларның барысы да миңа балачактан таныш. Чөнки гаиләдә төзүчеләр күп: әби, бабай, әни, абый-апалар...” – дип елмая “Стройград” төзелеш предприятиесе бригадиры Ирина КӘШФУЛЛИНА. Ул башка һөнәр буенча эшләүне күз алдына да китерми.

2нче мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлауга ук әнисе эшләгән СМП-184 оешмасына эшкә килә ул. Биредә аның Бичуриннар фамилияле әби-бабасын да яхшы хәтерлиләр. Ирина штукатур-малярлыкка өйрәнә башлый, эшләү дәверендә тиешле күнекмәләр дә, разрядлар да ала.

СМПдан соң Россиянең төрле шәһәрләрендә эшли: Ижау, Казан, Мәскәүдә... Ирина зур объектларны төзүдә катнаша. Әйтик, Ижауда Эчке эшләр министрлыгы бинасын төзиләр, Кезда – сөт продукциясе җитештерү цехларын. Казанның 1000 еллыгына Кремлевская урамы буенча фасадлар ясыйлар. Эшләгән саен кызның осталыгы арта бара.

–       Мин эшне алыштырып та карадым. Сатучы булып та эшләдем, газ  котельнясы операторына да укыдым. Әмма барыбер төзүчелеккә әйләнеп кайттым, – дип сөйли бу өлкәдә 20 елдан артык стажы булган оста.

Хәзер Ирина Рафаэлевна ремонтлау-бизәү эшләре бригадасын җитәкли. Аның кулы астында 12 балта остасы һәм штукатур-маляр эшли. Алар шәһәрдә дә, авылларда да торак йортларга, төрле социаль объектларга капиталь ремонт уздыру белән шөгыльләнәләр. Яңа технологияләрне, заманча материалларны үзләштереп, уңышлы рәвештә эшләрендә кулланалар.

–       Ирина Рафаэлевна – бик яхшы оештыручы, инициативалы хезмәткәр. Үз эшенең остасы буларак һәрчак эзләнүдә һәм бизәү буенча иң яхшы вариантларны тәкъдим итә. Креатив фикер йөртүче хезмәткәр һәм игелекле кеше, – ди предприятие директоры Марсель Ситдыйков.

Иринаның кешелеклелеге турында – аерым сүз. Шулай язгандыр инде, аларның балалары юк.

–       Нишлисең инде, бөтен тормышым – төзелеш, – ди ул һәм дәвам итә. – Әмма  приютта 200 дүртаяклы дустым бар. Төзелештә эшләгәннәрем шуларга китеп бара.

Көн саен эштән соң Ирина эт-песиләре янына ашыга. 176 эт һәм 34 песи аның кайгыртуына һәм иркәләвенә, кайнар йөрәгенә мохтаҗ. Ул – алар өчен дус та, дәвалаучы да.

–       Без әлегә вакытлыча урында урнашкан. Язын билгеләнгән участокта чын приют төзи башлыйбыз, – дип сөенә ул.

Әнә шулай, бер кешедә әллә никадәр уңай сыйфат тупланган: оста куллары белән кешеләргә шатлык китерсә, кайнар йөрәге белән дүртаяклы дусларына игелек кыла ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев