ТР Дәүләт Советы депутаты Әгерҗегә килде
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең оешуына 15 ел тулу уңаеннан депутатлар, 21 ноябрьдән башлап ун көн дәвамында халык белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирәләр, проблемаларын хәл итүдә булышлык күрсәтәләр. ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт ХӘБИБУЛЛИН да Әгерҗегә килеп, райондашларыбызның проблемаларын хәл итүдә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде. Депутат белән очрашуга...
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең оешуына 15 ел тулу уңаеннан депутатлар, 21 ноябрьдән башлап ун көн дәвамында халык белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирәләр, проблемаларын хәл итүдә булышлык күрсәтәләр.
ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт ХӘБИБУЛЛИН да Әгерҗегә килеп, райондашларыбызның проблемаларын хәл итүдә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде. Депутат белән очрашуга алты кеше килгән иде. Торак мәсьәләсе, коммуналь хезмәтләргә тарифлар буенча сораулар бирделәр райондашлар.
Ә менә Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов һәм 1нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара Шурманова үз учреждениеләренә капиталь ремонт ясатып булмас микән дип мөрәҗәгать иттеләр. 30 ел гына элек төзелгән бакча-мәктәпләр республика программасына кертелмиләр шул. Әмма бакча да, мәктәп тә төзекләндерү таләп итә. Бу мәсьәлә буенча депутат район башлыгы Валерий Макаров белән бергә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
Тирсәдән Радик Садыйковның да депутатка сораулары күп җыелган. Ул авылда нәни балаларга уйнар өчен мәйданчык ясауларын сорады. Студентлар транспортта йөрү өчен ташламалар каралганмы дип кызыксынды.
Альберт Хәбибуллин очрашуга килгән әгерҗелеләрнең һәр соравын янә бер кат тикшереп, һәркемгә язмача җавап бирәчәген әйтте.
Екатерина САМСОНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев